Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Фарсы култыгында янә хәрби күнегүләр үткәрәчәк


Иран Фарсы култыгында яңа хәрби күнегүләр үткәрергә җыена. Бу хакта Иранның ISNA агентлыгы илнең саклану министры Әхмәд Вахиди сүзләренә таянып хәбәр итә.

Вахиди сүзләренчә, Иран Һормуз бугазында иминлек тәэмин итү өчен барсын да эшләячәк һәм култыкта чит ил хәрбиләренең пәйдә булуы төбәктәге тынычлыкка куркыныч тудыра.

Кичә Иран армиясе башлыгы Аятулла Салихи АКШ-ның очкычлар йөртүче корабы Фарсы култыгына тагын килсә, җавап чаралары күреләчәк, дип янаган иде. Ак йорт, бу кисәтү “Иран карашының йомшак икәнлеген күрсәтә” һәм Кушма Штатларның хәрби кораблары Һормуз бугазында күзәтү итәчәк, дип белдерде.

Һормуз бугазы аша дөньяда ташылган нефтьнең өчтән бере уза. Элгәре Иран хакимияте, Көнбатыш Тәһранга карата чикләүләрне кырыслатса, бугазны ябачагын белдергән иде.

Иран ике көн элек Фарсы култыгында ун көнлек хәрби күнегүләрен төгәлләгән иде.
XS
SM
MD
LG