Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сабыйлар өчен яңа китап дөнья күрде


"Шомбай" китабы тышлыгы
"Шомбай" китабы тышлыгы

Татарстан башкаласында балалар өчен “Халкымның әкиятләре” дип исемләнгән китаплар сериясе нәшер ителә башлады. Беренче китап инде сатуда. Ул – “Шомбай” татар халык әкияте. Проект авторы – Рөстәм Бикташев.


“Балалар өчен татар телендә төсле һәм сыйфатлы басма продукция бик аз. Үземнең 4 яшьлек улым һәм 2 яшьлек кызым үсеп килә. Алар матур-матур рәсемле китапларны яратып актара. Ләкин алар бөтенесе рус телендә. Шуңа дус егетләр белән уйлаштык та үзебез татарча әкиятләр сериясен булдырырга ният кылдык”, ди Рөстәм Бикташев.

“Шомбай” китабы сыйфатлы кәгазьдә нәшер ителгән. Бит саен күп дигәндә дүртешәр җөмлә һәм вакыйганың барышын сурәтли торган оригиналь рәсемнәр. Китап белән бергә “Шомбай” әкиятенең аудиоязмасы да тәкъдим ителә. Ул махсус компакт-дискта яздырылган.

“Китапны сатуга чыгарганчы без аны берничә методистка күрсәттек. Алар үз төзәтмәләрен кертте. Нәтиҗәдә татар халык авыз иҗатының гүзәл бер җәүһәре булган “Шомбай” әкияте үзенә күрә бер кечкенә дәреслеккә әйләнде”, дип сөйли филология фәннәре кандидаты Рөстәм Бикташев.

Әкияттән соң китапта әсәргә кагылышлы биремнәр урын алган. Әйтик, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә яисә әкиятне дисктан тыңлап, текстта махсус ясалган хаталарны табып төзәтергә мөмкин.

“Сабыйларның моторикасын үстерә торган бирем дә урнаштырдык: әкият геройлары рәсемнәрен сызыклар буенча ясарга кирәк. Ике рәсем арасында биш аерма тап, рәсемнәрне буя кебек биремнәр дә бар. Кыскасы, 26 битлек китап татар теленә дә өйрәтә, сабыйның күңелен дә күрергә ярдәм
итә”, ди Рөстәм Бикташев.

Шунысы кызык: китап Мәскәү нәшриятында басылган. Нәшрият хуҗасы татар кешесе икән. Шуңа китапны нәшер итү өчен акча сорап тормаган. Беренче тираж сатылып беткәннән соң бурычыгызны кайтарырсыз, дигән. Ә беренче тираж – 5 мең данә.

“Чыгымнар 200 мең сум тирәсе тәшкил итте. Әлеге суммага рәссам хезмәте, транспорт чыгымнары да кергән. Бер нөсхәне (китап һәм диск) 100 сумнан сатарга уйлыйбыз. Иншалла, мондый продукцияне сатып алырга теләгән биш кенә мең татар кешесе табылыр әле. Икенче китап та инде әзер. Ул “Гөлчәчәк” әкияте булачак”, дип сөйләде “Азатлык” хәбәрчесенә Рөстәм Бикташев.

“Халкымның әкиятләре” сериясенең икенче китабы кайчан дөнья күрәсен беренче китапның ни дәрәҗәдә тиз таралуы хәл итәчәк.
XS
SM
MD
LG