Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:34

“Фобос-Грунт” кисәкләре җиргә 15 гыйнварда төшәр дип көтелә


"Фобос-Грунт"ны галәмгә җибәрергә әзерлиләр

"Фобос-Грунт"ны галәмгә җибәрергә әзерлиләр

Соңгы бер ел эчендә Русиянең галәм тармагы уңышсызлыклар кичерә. 35 стартның алтысы уңышсыз төгәлләнде

Русиянең “Фобос-Грунт” планетаара станциясенең атмосферада янмаган кисәкләре 15 гыйнварда җиргә төшәр дип көтелә. Бу хакта Русия саклану министрлыгының һава-галәм саклану гаскәрләре вәкиле полковник Алексей Золотухин белдерде. Аның сүзләренчә, тышкы йогынты нәтиҗәсендә төшү көне үзгәрергә дә мөмкин.

Роскосмос элгәре гомум авырлыгы 200 килограмм булган 20-30-лап кисәк җиргә төшәргә мөмкин дип әйткән иде. Бу кисәкләрнең кайда төшәсе әлегә билгеле түгел. Бу хәлгә берничә тәүлек кала кайда төшәчәге әйтеләчәк дип хәбәр ителә.

Русиянең планетаара станциясе “Фобос-Грунт”, соңгы 15 ел эчендә беренче тапкыр мондый очыш, 9 ноябрьдә Байконурдан җибәрелгән иде. Станция 2012 елның августында Марска кадәр барып җитеп, аның иярчене Фобоска төшеп утырып, аннан җиргә туфрак җибәрергә тиеш иде.

Әмма станция галәмгә чыгарылгач, Марска таба очу өчен аның идарә системасы кабынмады һәм ул җир орбитасында калды.

"Зенит" ракетасы "Фобос-Грунт" белән галәмгә старт ала

"Зенит" ракетасы "Фобос-Грунт" белән галәмгә старт ала

Әлеге проектның бәясе биш миллиард сум дип әйтелде. Шундый зур сумнарга төшкән станциянең уңышсызлыкка очравы Русия җитәкчелеген чыгырыннан чыгарды дип әйтергә була. Соңгы бер ел эчендә генә дә илнең галәмгә старт алган 35 корабының алтысының язмышы уңышсыз төгәлләнде. Бу казалар арасында «Прогресс» йөк корабы белән булган хәл дә бар. Әлеге каза 24 августта булган иде.

Яңа елга берничә көн кала гына яңа билгеләнгән вице-премьер Дмитрий Рогозин Роскосмостан тармактагы хәлләрне тикшерергә һәм 25 гыйнварга кадәр үзенә хисап китерергә кушты. Шушы вакытка ук «Роскосмос» тармак үсешенең 2030 елга кадәр програмын да хөкүмәткә тәкъдим итәргә тиеш.

Роскомоска караган ширкәтләрнең хәлләрен инде Рогозинның бу таләбенә кадәр үк блоггерлар тикшерергә өлгерде. Алар керү тыелган, җитештерү сер булып сакланган Химкидагы «Энергомаш» заводына койма ярыгы аша үтеп керде. Анда хәрби ракеталарга моторлар да ясала. Блоггерлар заводтагы хәлләрне фотога төшереп интернетка да урнаштырган иде.

«Роскосмос» җитәкчесе Владимир Поповкин бу шау-шулардан соң үзләренең кемнәрнедер шушы арада ук эштән алмаячакларын белдерде. Аның сүзләренчә, «ипләп кенә белгечләр туплау үткәреләчәк».

Дмитрий Рогозин "һәр казага кем дә булса гаепле" дип әйтә. Әмма тикшерү тәмамланганчы беркемне дә эштән алмаячаклар. «Белгечләргә кытлык болай да бик зур», ди Рогозин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG