Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:00

Кырымтатарлары Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев Яңа ел алдыннан телевидениедән чыгыш ясап 2011 ел нәтиҗәләре белән уртаклашты һәм алдагы елга планнарын җиткерде.


Җәмилев быелгы уңышларның берсе буларак Акмәчеттә Җәмигъ мәчете төзү өчен ниһаять җир бүленүне атады. Инде мәчетенең проектлары да каралды. Тәкъдим ителгәннәр арасында өчесе җиңүче итеп билгеләнде.

Яңа мәчет дүрт манарадан торачак. Ул үз эченә дүрт мең кеше сыйдыра алырлык булыр дип көтелә. Анда гыйбадәтханәдән тыш, мөселман кафелары, ял итә торган урыннар, фонтаннар һәм машиналар өчен ышык урыннар да каралган.

Кырым татарлары автономиянең башкаласы Акмәчеттә гыйбадәтханә төзү өчен ун елга якын көрәште. Җирле хакимият бу изге эшкә һәрвакыт аяк чалып килә иде. 2004 елда Акмәчет шәһәр шурасы мөселманнар өчен каланың читендәрәк урнашкан Ялта урамында 2,7 гектар җир бүлеп биргән иде. Ләкин соңрак депутатлар әлеге карарларыннан баш тартты.

Моның белән килешмәгән мөфтият мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Хәтта Украина Югары мәхкәмәсенә үк барып җитте. Ләкин аның карары уңай булса да, бу мәсьәлә хәл ителми килде. Шәһәрнең элекке башлыгы Геннадий Бабенко, хәзерге мэры Виктор Агеев та мәхкәмә карарына карамыйча матбугатта бу урында мәчет төзелмәячәк дигән белдерүләр ясый иде хәтта. Тик бу эшкә Кырымның ул чактагы Министрлар шурасы рәисе Василий Джарты керешкәч кенә, мәчет өчен җирне ниһаять аерып бирделәр.

“Аллаһ бирсә, халык һәм дуслар ярдәме белән якын киләчәктә без бу мәһабәт мәчетне төзербез дип уйлыйм”, диде Җәмилев.

Әлбәттә, беренче чиратта моның өчен акча кирәк булачак. Дәүләт кырымтатарларына тиешлесен дә биреп җиткерми. Җәмилев сүзләренчә, узган елда дәүләт казнасыннан планлаштырылган 127 миллион гривеньның 23 миллионы гына бүленгән. Быел программа проектлары нигезендә 142 миллион бүленергә тиеш булса, бюджетка бары 25 миллион гривень гына кертелгән.

“Бу хәтта бер мәктәпнең яртысын төзүгә дә җитмәячәк”, диде Җәмилев.

Акмәчеттә төзеләчәк мәчет проекты

Акмәчеттә төзеләчәк мәчет проекты

Шул сәбәпле, алар янәдән ярдәм сорап Төркиягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганнар. Ел башында Төркия президенты белән Җәмилевның сөйләшүе барышында, Әнкара кырымтатар телле берничә мәктәп төзелешен финансларга, торак йортлар салырга яки сатып алырга, милли-мәдәни үзәк төзүдә финанс ярдәм күрсәтәчәген вәгъдә иткән.

“Әгәр Украина хөкүмәте аяк чалмаса, йөзләрчә мохтаҗлык кичергән милләттәшләребез тораклы булачак, йөзләрчә балалар үз ана телләрендә белем алачак, ә мәдәни үзәктәге бер түбә астына милли мәнфәгатьләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә эшләүче оешмалар җыелачак”, диде Җәмилев.

Балалар дигәннән, Кырымда аларның саны арта бара. Мисал өчен, узган елда 2500 кеше якты дөньядан китсә, туучы кырымтатарлары балалары саны – 4500 булган.

Туучылар саны артса да, Кырым автономиясе хакимиятендә кырымтатарлары саны быел тагын да азайган. Җәмилев югары вазифаларны биләүчеләрнең кайберләренең эштән алынуын әйтте. Аның сүзләренчә, бу аларның профессиональлек юклык белән бәйле түгел, ә әлеге урыннарның Донецкидан китерелгән кешеләргә кирәк булуында.

Дөнья күләмендә исә кырымтатарлары проблемнарына игътибар итүчеләр арта. Бу өлкәдә быел яңа зур чара көтелә. Үз ватаннарында кырымтатарлары халкы хокукларын торгызу, иминлекне тәэмин итү һәм үсеш гарантиясе мәсьәләләренә багышланган халыкара форумга әзерлек инде күптәннән башланды.

Җәмилев сүзләренчә, өч ай элек әлеге мәсьәләне Киевта Украинадагы Европа шурасы һәм халыкара оешма вәкилләре белән тикшергәннәр.

“Барлык дипломатлар да бу башлангычны хуплады һәм үз ягыннан ярдәм тәкъдим итте. Украинаның бу проблеманы хәл итү өчен мөмкинлекләре җитәрлек”, ди ул.

2012 елда кырымтатарлары өчен тагын бер зур яңалык. Ул – кырымтатарларының VI корылтае. Анда яңа корылтай вәкилләре һәм мәҗлес рәисе сайланачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG