Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцов координация үзәкләре төзергә тәкъдим итә [видео]


Удальцов иреккә чыкты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00

“Сул фронт” хәрәкәте җитәкчесе Сергей Удальцов, Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә координация үзәкләре төзергә чакыра.

“Сул фронт” хәрәкәте лидеры Сергей Удальцов, Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә координация үзәкләре төзергә кирәк, дип әйтә. Бу үзәкләр карарлар кабул итәчәк һәм декабрь аенда булган протест чараларында катнашучылар исеменнән хакимиятләр белән сөйләшүләр алып барачак.

Удальцов фикеренчә, бу үзәкләргә оппозициядәге барлык хәрәкәтләрнең вәкилләре, активистлар һәм мәдәният-сәнгать әһелләре керергә тиеш. Барлык карарлар ачык, легитим кабул ителергә тиеш, ди Удальцов. Аның фикеренчә, алай эшләнмәсә 10 һәм 24 декабрьдә протест белдерергә чыккан кешеләр алдында ышаныч югалырга мөмкин.

Өченче тапкыр административ рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән Удальцов кичә азат ителде.
XS
SM
MD
LG