Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:32

Багдадта шартлауларда кимендә 24 кеше һәлак булды


Гыйрак башкаласы Багдадның шигыйлар яшәгән өлешендә булган шартлауларда кимендә 24 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Башта Садр-сити бистәсендә калдырылган мотоциклга куелган бомба шартлый. Бер сәгатьтән кимрәк вакыт үткәч әле шартлау урыныннан ерак булмаган җирдә юл кырыена куелган тагын бер бомба шартлый. Өченче бомба шәһәрнең шигыйлар яшәгән Әл-Казимия өлешендә шартлатыла.

Бу шартлаулар Гыйракта шигыйлар белән сөнниләрнең сәяси каршылыгы дәвам иткән чорга туры килде.

Декабрь азагында Багдадның шигыйлар яшәгән өлешендә булган күпчелек шартлаулар нәтиҗәсендә 70-ләп кеше һәлак булды. Бу шартлаулар сөнни вице-президент Тарик әл-Һашимины терроризмда гаепләп аны кулга алу карары чыгарылгач булган иде. Әл-Һашими бу гаепләүне кире какты, ә сөнниләр теләктәшлек белдергән “Әл-Иракия” фиркасе вәкилләре парламент утырышында катнашудан баш тартты.

XS
SM
MD
LG