Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе илгә БМО күзәтүчеләре килүен тели


Сүриянең оппозициядәге Милли шурасы башлыгы Борхан Голиян, Гарәп дәүләтләре лигасы (ГДЛ) миссиясе нәтиҗәле түгел, аларны БМО вәкилләре алыштырырга тиеш, дип белдерде.

Сүрия оппозициясе фикеренчә, хакимият халыкара белгечләргә нормаль эшләү һәм илдәге вәзгыятьне гадел бәяләү өчен мөмкинлек бирми.

Элгәре Гарәп дәүләтләре лигасының фикерләшү шурасы – Гарәп парламенты күзәтүчеләрне Сүриядән чакырып алырга кирәк, дип белдергән иде.

Күзәтүчеләр бер атна инде Сүриядә. Алар Сүрия хакимиятенең илдә көч кулланмау шартын үтәүне күзәтә. Шулай булуга карамастан, хокук яклаучылар белдерүенчә, кичә Сүриядә тагын өч кеше үтерелгән.

БМО-дагы мәгълүматларга күрә, президент Бәшәр Әсдака каршы халкы күтәрелешләре башланганнан бирле биш меңнән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG