Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Динияр Казанга кайтырмы?


Динияр Англия спорт сөючеләренең дә күңелен яуларга өлгерде

Динияр Англия спорт сөючеләренең дә күңелен яуларга өлгерде

Англиянең “Эвертон” ярымсакчысы Динияр Билалетдинов гыйнварда Казанның “Рубин” такымына күчәргә мөмкин. Хәбәрләргә күрә, Казан такымы Мәскәүдә туып-үскән татар егете өчен 6 миллион фунт стерлинг түләргә әзер. “Рубин”нан әлегә бу хакта рәсми ачыклау булмады.


Соңгы араларда Динияр Билалетдиновның “Эвертон”нан китәчәге турында күп сүзләр әйтелсә дә, Динияр үзе бу сүзләрне моңарчы кире кагып килде. Әмма хәзер ул үзе китәргә теләвен яшерми. Англиянең матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, Билалетдинов “Эвертон”да бик аз уйнатыла һәм шуңа күрә Евро-2012 алдыннан күбрәк уйнау мөмкинлегенә ия булачак берәр такымга китәргә тели (Евро-2008дә Динияр Русия данын яклады).

“Берәр клубта мин күбрәк уйнау мөмкинлегенә ирешсәм, быелгы Европа чемпионатында катнашачак Русия җыелма такымына эләгү мөмкинлегенә дә ия булачакмын. Шуңа күрә дә клубымны үзгәртү карары алдым. Бу эшне кышкы трансфер капкасы ябылганчы хәл итәргә кирәк. Мин бары клубымны гына үзгәртеп калырга уйламыйм, ә чемпионатны да алмаштырырга телим. Бу уңайдан мине Русия чемпионатында уйнарга чакырдылар, әмма “Локомотив”ка түгел", дип белдергән ул. Бу хакта Русиянең спорт сайтларының берсе язып чыкты.

Казан Билалетдиновлар белән кызыксына

Lifesports интернет сайты хәбәр итүенчә, Динияр Билалетдиновны кышкы трансферда “Рубин”га алып кайтуны Корбан Бердыев та беренче максат итеп куйган. Сайт бу хәбәрне октябрь аенда ук язып чыккан иде.

Шунысы да мөһим: Казан клубы Диниярнең әтисе, танылган тренер Ринат Билалетдиновны да Рубинга китерергә тели дип белдерә шушы ук сайт. “Рубин” өлкән Билалетдиновка Казан такымының яшьләр составын җитәкләргә тәкъдим итә.

54 яшьлек белгеч “Рубин” белән кызыксынуын яшерми. "Без клуб вәкилләре белән утырып сөйләштек. Казан такымының җитәкчелеге “Рубин”да клубның яшьләр такымында җитлеккән уенчыларның уйнавын тели. Әмма минем белән узган бу сөйләшүне Динияр белән бәйләргә кирәкми. Ул – аерым шәхес. Үзенә кагылышлы карарларны ул үзе кабул итәргә тиеш. Әлбәттә, әгәр аңа берәр тәкъдим була кала икән, ул минем киңәшемне сорамый калмас", дип белдергән иде.

Кем ул Динияр?

Динияр Билалетдинов 1985 елда Мәскәүдә туган. Аның әтисе 1980нче елларда “Локомотив” һәм Ярославль “Шинник”ның танылган футболчысы – Ринат Билалетдинов.

Әнисе Гаделия Билалетдинова – табибә. Диниярнең абыйсы Марат та футболчы, ә энесе Данил исә кылыч спорты белән шөгыльләнә.

Динияр Билалетдинов 8 яшеннән футбол белән мавыга башлый. 15 яшендә “Локомотив”ның спорт мәктәбенә керә. 2004 елдан башлап әлеге такымның төп составында уйный башлый. 2007 елда “Локомотив”ның капитаны итеп билгеләнә.

2004 тән алып 2009 елга кадәр Мәскәү такымында туп типкән татар егете, 2009 елда Англиянең “Эвертон” такымы белән килешү төзи. Беренче елларында "Эвертон”да уңышлы гына чыгыш ясап, мөһим туплар кертүенә дә карамастан, соңгы вакытларда ул инглиз такымының төп составына алынмый яисә уенның соңгы минутларында алмашка гына чыга башлаган иде.

Динияр Билалетдиновның Англия клубы белән төзегән контракты 2014 елның июнендә тәмамлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG