Accessibility links

Яңа ел яллары: кемгә – бәйрәм, кемгә – хәсрәт


Күпчелек янгын чыгу очраклары зур шәһәрләрдә теркәлгән
Күпчелек янгын чыгу очраклары зур шәһәрләрдә теркәлгән

Башкортстанда Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан башланган ял көннәре бетүгә таба барса да, күңел ачу чаралары һаман да дәвам итә. Кемнәрдер бу көннәрне саф һавада актив ял белән үткәрсә, кайберәүләр һаман да мул табыннар артында хәмер белән кәеф күтәрә.


Һәр елдагыча, Башкортстанда быелгы Яңа елны каршы алган һәм аңа аяк баскан көннәрдә казалар да арта төште. Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, соңгы ике тәүлектә Башкортстанда егермедән артык янгын чыккан. Шуларда алты кешенең гомере өзелгән. Күпчелек янгын чыгу очраклары зур шәһәрләрдә – Уфада, Стәрлетамак, Белорет, Салават шәһәрләрендә теркәлгән. Янгын чыгуга әлеге дә баягы исерек килеш саксыз кылану төп сәбәпче була. Юлларда машиналар катнашлыгында бәла-казалар саны да бермә-бер арткан. Әлегә һәлак булучылар хакында төгәл мәгълүмат бирелмәсә дә, җәрәхәтләнүчеләрнең күп булуы билгеле.

Шулай да яңа елга кергәндә Башкортстанда әлегә күңеллерәк хәлләр өстенлек итә. Халык тугарылып китеп ял итә. Кемдер табын артларында кәеф-сафа коруны мәгъкуль күрсә, башкалар актив ялны сайлаган. Кар мул гына булгач, Белорет, Нуриман һәм Архангель районнарындагы чаңгы юлларында ял итүчеләр бихисап. Күп кешеләр андый ял урыннарына юлламаларны җәйдән үк хәстәрләп куйган.

Яңа ел уңаеннан мәдәни чаралар да дәвам итә. Быел икътисади төшенкелек аркасында күп урыннарда танылган җырчыларны чакырып корпоратив кичәләр оештыру шактый кимегән булып чыкты. Шулай да Уфадагы берничә концертта Мәскәү артистлары да катнаша.

Башкортстанның күп кенә ширкәтләре һәм оешмалары 10 гыйнварга кадәр ял итә. Монысы хәвефле түгел. Ә менә берничә мең кешегә яңа ел каникуллары озаккарак та сузылачак. Эштән кыскартылган кешеләр яңа эш тапканчы дәвам итәчәк ул яллар. Әлбәттә инде, мондый яңа ел “күчтәнәче” дөнья икътисади төшенкелегенә генә бәйле түгел, ә ул ширкәтләрдә җитештерелгән малларның сатылмый ятуы, көндәшлектә җиңелүе аркасында да килеп чыга. Алдагы ярты елда Башкортстан ширкәтләрендә һәм оешмаларында байтак кыскартуларны фаразлый экспертлар.
XS
SM
MD
LG