Accessibility links

Гыйракның көньягындагы шартлауда кимендә 30 кеше һәлак булды


Гыйракта бүген шигыйларга каршы шартлаулар оештырылды. Багдадтан көньякка таба 370 чакрым ераклыктагы Насирия шәһәре тирәсендә шигый хаҗилар төркеме янында интихарчы бомба шартлатты. Әлеге шартлау нәтиҗәсендә кимендә 30 кеше һәлак булды, тагын 70-ләп кеше яраланды.

Андагы хакимият белдерүенчә, хаҗилар шигыйлар өчен изге шәһәрләрнең берсе дип саналган Кербела шәһәренә юл алган.

Гыйрак башкаласы Багдадның шигыйлар яшәгән өлешендә булган шартлауларда да кимендә 24 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Башта Садр-сити бистәсендә калдырылган мотоциклга куелган бомба шартлый. Бер сәгатьтән кимрәк вакыт үткәч әле шартлау урыныннан ерак булмаган җирдә юл кырыена куелган тагын бер бомба шартлый. Өченче бомба шәһәрнең шигыйлар яшәгән Әл-Казимия өлешендә шартлатыла.

Бу шартлаулар Гыйракта шигыйлар белән сөнниләрнең сәяси каршылыгы дәвам иткән чорга туры килде.

Декабрь азагында Багдадның шигыйлар яшәгән өлешендә булган күпчелек шартлаулар нәтиҗәсендә 70-ләп кеше һәлак булды. Бу шартлаулар сөнни вице-президент Тарик әл-Һашимины терроризмда гаепләп аны кулга алу карары чыгарылгач булган иде. Әл-Һашими бу гаепләүне кире какты, ә сөнниләр теләктәшлек белдергән “Әл-Иракия” фиркасе вәкилләре парламент утырышында катнашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG