Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокатлары Тимошенконы Харьков төрмәсенә күчерүне шикаять итте


Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенконың адвокатлары аны Киевта тикшерү барганда ябып тору урыныннан Харьков төрмәсенә күчерүне шикаять итте. Тимошенко адвокаты Сергей Власенко сүзләренчә, шикаять илнең баш прокуратурасына тапшырылган.

Бүген Тимошенко тарафдарлары ул ябылган төрмә янында пикет уздырды. Анда йөзләп кеше катнашты. Алар “Юляга – ирек!”, “Хакимият китсен!” дигән шигарьләр әйткән.

Элгәре Харьковтагы административ мәхкәмә шәһәр хакимияте таләбе белән Тимошенко тарафдарларына ул ябылган төрмә янында чатырлар корып 5, 6 гыйнвар көннәрендә протест чаралары үткәрүне тыйган иде.

Тимошенко 2009 елда Русия белән газ килешүләрен имзалаганда вазыйфалары кысасыннан чыккан дип гаепләнеп җиде елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде.
XS
SM
MD
LG