Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Иранның интернетны күзәтүче полициясе интернет кафелар өчен яңа тәртипләр кертә. Бу тәртипләр берничә өлештән тора.


Яңа тәртипләр нигезендә интернет кафега килүчеләрнең шәхси мәгълүматы, ягъни исеме, атасының исеме, эчке паспорт номеры һәм телефон номеры язып алыначак. Интернет кафе хуҗалары ярты ел дәвамында интернет кулланучыларның барлык шәхси мәгълүматын һәм кайсы сәхифәләргә керү тарихын сакларга тиеш булачак.

Икенче тәртип ул - интернет кафеларга камералар кую һәм шул видеоны 6 ай дәвамында саклау. Моннан тыш, керергә тыелган дип саналган сәхифәләрне ябу турында да сүз бара.

Интернетны күзәтүче полиция җитәкчесе урынбасары Моһсен Мирбеһреси үз паспортларын бирүдән баш таркан кулланучыларга кафе җитәкчеләре интернетка чыгарга рөхсәт итмәскә тиешлеген әйтә. Бу яңа тәртипләр 3 гыйнвар көнне игълан ителгән иде. Интернет кафе хуҗаларының аны гамәлгә кертү өчен 15 көн вакыты бар.

Узган елны оешкан интернет полиция бу тәртипләрнең “халыкның мәгълүматны урлау” турындагы борчылуларына һәм иминлеккә бәйле булуын әйтә.

Иранда дәүләт интернетын булдыралар

Ләкин мартта узачак парламент сайлавына кадәрге кертелгән яңа тәртипләр хакимиятнең илнең иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин дип саналган кешеләрнең эзенә төшү өчен кирәк дип санаучылар да бар.

Иран җитәкчеләре аларның дошманнары интернетны Ислам республикасын какшату өчен куллана дип кисәтте һәм моның ил өчен куркыныч булуын әйтте.

Яңа тәртипләр Иранның дәүләт интернетын булдыру тырышлыклары вакытына туры килде. Бу атнада Иран көндәлек басмасы интернетның тизлеге кимүе дә аны эшләтеп җибәрүгә әзерлек белән бәйле булуын язды. “Роозегар” бу чиста интернетның ике атна дигәндә эшләп китәчәген белдерде. Кайбер интернет кулланучылар бу 1979 елгы инкыйлаб юбилеена туры китерелә дип саный.

Әмма хакимият интернетның кайчан эшли башлаячагын әлегә әйтмәде. Алар сүзләренчә, бу иң зур тизлектәге, имин һәм чиста интернет булачак.

Илнең элемтә министры Реза Тагһипоур 4 гыйнвар көнне интернетның тизлеге кимүе вакытлыча туган җитешсезлекләр, шул исәптән Фарсы култыгында кабель киселүе белән бәйле булуын белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG