Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста Русия илчесе: Мински КамАЗ һәм МАЗ альянсын төзүне тоткарлый


Русиянең Беларустагы илчесе Александр Суриков, МАЗ һәм КамАЗ автоконцерларын берләштереп авыр йөк ашиналары чыгаручы холдинг төзү килешүен имзалау Беларус ягы гаебе белән тоткарлана, дип белдерә.

Суриков сүзләренчә, Беларус ягы МАЗ активларын тикшергән бәйсез ширкәт нәтиҗәләре белән килешми һәм янә тикшерү үткәрүне таләп итә.

2011 елның ноябрендә Emst & Young аудитор ширкәте КамАЗ белән кушылыр алдыннан Мински автомобиль заводын 800 миллион доллар дип бәяләгән иде. Мински бәя нык кына киметелгән дип белдерә.
XS
SM
MD
LG