Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:00

Чехия мәгълүмат чаралары: Тимошенко ире Чехиядә сыену сорый


Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенконың ире Александр Тимошенко узган ел ахырыннан бирле Чехиядә һәм ул сыену сораган.

Бу хакта Чехиянең Pravo газеты хәбәр итә. Басма, Александр Тимошенко үтенечен Чехия хакимияте, мөгае,н канәгатьләндерер, дип яза.

51 яшьлек Александр Тимошенко эшмәкәр, ул сәясәт белән шөгыльләнмәгән. Аның җәмәгате Юлия Тимошенко Русия белән газ килешүләрен имзалаганда, вәкаләтләре кысасыннан чыгуда гаепләнеп, 2011 елның октябрь аенда җиде елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Чехия Юлия Тимошенко хөкүмәтендә эшләгән икътисад министры Богдан Данилишинга сәяси сыену мөмкинлеге бирде инде.

XS
SM
MD
LG