Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җаңаөзендә Казакъстан парламентына сайлау булмаячак


Казакъстанның тәртипсезлекләр булган Җаңаөзен шәһәрендә гадәттән тыш хәл кертелгәнгә вакытыннан элек парламентка сайлау үтмәячәк. Казакъстан конституция шурасы бүген әнә шундый карар кабул итте.

Декабрь уртасында Җаңаөзендә һәм Шетпе авылында күп кеше катнашында тәртипсезлекләр булган иде. Анда 16 кеше һәлак булды, 100-дән артык кеше яраланды. Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев Җаңаөзенгә һәм Шетпегә гадәттән тыш хәл кертте, ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Нефть ширкәтендә эшләүчеләр хезмәт хакларына канәгатьсезлек белдереп берничә ай дәвамында протест чаралары үткәрде. Каршылык белдерүчеләрнең күпчелеген эштән алдылар. Бу хәлләр тәртипсезләргә китерде.

Казакъстан парламентының түбән пулатына вакытыннан элек сайлау 15 гыйнварда булачак.
XS
SM
MD
LG