Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мидхәт Әбделмәнов: "Җырларым халыкчан булсын дип тырышам"


Мидхәт Әбделмәнов
Мидхәт Әбделмәнов

Башкортстанда Яңа ел уңаеннан игълан ителгән озын яллар дәвам иткәндә, һәр кеше бу вакытны үзенчә үткәрә. Күпләр бу көннәрдә ял итеп, алдагы эш чорына хәл җыеп үткәрсә, башка берәүләр әлеге озын ялларны тагын да файдалырак оештыра. Уфада яшәүче талант иясе Мидхәт Әбделмәнов шуларның берсе. Ул үзенең 70 яшьлек юбилее хәстәрлекләре белән мәшгуль.


Безнең халыкта “талантлы кеше һәрьяклап та талантлы” дигән әйтем бар. Әлеге гыйбарә Уфада яшәүче милләттәшебез, матур, мәгънәле шигырьләр һәм аларга көйләр язучы талант иясе Мидхәт ага Әбделмәновка тулысынча туры килә. Башкортстанның Благовар районы Яңыш авылында 1942 елның башында дөньяга килгән Мидхәт Мәҗит улына бу тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килә. Мидхәт туганда фронттан әтисенең батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Гаиләгә ярдәм булсын дип, тормыш йөгенә сабый чагыннан ук җигелергә туры килә Мидхәткә. Бердәнбер малай булгач, апалары Хәдичә белән Мәхмүдәгә дә, әнисе Газимә апага да таяныч һәм юаныч булып үсә ул. Гомерендә бер тапкыр да күрә алмаган әтисен юксынып язган шигырьләре дә бар аның.

Гомер юлы нык чыныктыра ятим егетне. Авылдан чыгып китеп төзүче һөнәрен ала Мидхәт, Урал аръягында, Чиләбедә, Троицкида, аннан соң Башкортстанның төрле районнарында йөзләрчә төзелештә эшли. Гади төзүчедән төзелеш мастеры, прораб, югары җитәкче вазыйфаларына кадәр күтәрелә булдыклы егет. Кайда гына эшләсә дә, күңелендә һәрчак милли җыр-моңнарыбыз була. Үзе дә шигырьләр, мәкаләләр яза. Беренче шигыре гәзиттә 1967 елда ук басыла. Әмма төп һөнәре әдәбият белән җитди шөгыльләнергә вакыт калдырмый шул. Шулай да әдәбиятка булган сөюе аны читтән торып Башкорт дәүләт университетының филология факультетында белем алуга этәрә.

Ә шигырьләр һәм аларга көйләрне күпләп язуга лаеклы ялга чыккач тотына Мидхәт Әбделмәнов. Шул арада туган авылы Яңышта улы Рөстәм һәм дуслары белән мәһабәт мәчет тә төзетә әле ул. Хәзерге көндә талант иясенең берничә шигъри җыентыгы һәм җырларыннан торган альбомнары бар. 70 яшьлек юбилеен каршылаганда да, яңа җыентыкларын әзерләп бетеп килә матурлык һәм сафлык җырчысы. Юбилей кичәсен Уфаның Яшьләр мәдәният сараенда иҗатташ һәм фикердәш дусларын җыеп үткәрергә җыена ул. Анда Уфа һәм Казан җырчылары аның иң матур җырларын яңгыратачак.

Әдәбияттан һәм сәнгатьтән ерак булган һөнәр иясе чын-чынлап илһамлы иҗатка ничек керешкән соң? Аның белән әлеге әңгәмәбез шушы сорауга җаваптан башланды.

“Ходайдан бирелгәндер инде бу сәләт, - ди әңгәмәдәш. – Электән дә җыр-моңга әвәс идем. Минем әсәрләрне тыңлаган кешеләр тәкъдим итте – нигә аларны үзеңдә генә тотасың, халыкка да чыгар дип. Иҗатым аеруча лаеклы ялга чыккач киң колач алды. Шигъри җыентыклар да, җыр альбомнары да чыгардым. Мин халык җырларын тыңлап үскән кеше. Шуңа күрә дә җырларым халыкчан һәм мәгънәле булсын дип тырышам. Кайбер җырларны кабат-кабат кайтып эшлим”.

– Мидхәт ага, җырларга канат куюда җырчыларның да роле зур. Әле кемнәр белән аралашасыз, җырларыгызны кемнәргә бирәсез?

– Әле мин Казанда яшәүче якташым Рөстәм Асаев белән аралашам. Ул башкара җырларымны. Шуннан соң Казандагы җырчы Бәширә Насыйрова да башкара. Әле менә тагын бер якташым Казанда яшәүче талантлы егет Филүс Каһиров белән дә очраштым. Аңа да күрсәттем җырларымны. Киләчәктә ул да башкарыр дип өметләнәм.

– Ә аранжировкаларны кемнәр белән эшлисез?

– Өлкән буын музыкантлар белән хезмәттәшлек итәргә тырышам. Чөнки алар дөнья күргән һәм эшләренә дә, музыкага да җитди, җаваплы карый. Бер көнлек җырларны алар да яратмый...

– Сез туган авылыгызда, улыгыз һәм дусларыгыз ярдәмендә, мәчет тә төзеткән кеше. Нәрсә этәргеч бирде моңа?

– Элек, октябрь инкыйлабына кадәр безнең авылда да өч мәхәллә булган. Хәзер дин иреге бирелгәч тирә-як авылларда мәчетләрне күп төзиләр. Ә без кемнән ким әле дип уйладык та тотындык бу эшкә. Улым да ярдәмләшергә булгач, бүрәнәнең авыр башы безгә төште инде. Без бик бәхетле. Мәчетебез авылыбызга ямь өстәп, иманга тартып тора.

Мидхәт Әбделмановны бүгенге тормыштагы күп кимчелекләр көрсендерә. Аеруча милләтнең киләчәк язмышына борчыла ул. Татар теленең кулланыш даирәсе кимүенә, милли мәктәпләрнең ябылуына, сәнгатьне сай эчтәлекле шигырьләр һәм җырлар басып китүенә дә көенә Мидхәт ага. “Ил хөкүмәтенең төп максаты – бар милләтләрне тигезләп бер генә халыкны калдыру икәнлеге шәйләнә, иң хәвефлесе шул”, - ди Мидхәт Әбделмәнов.

Күпкырлы талант иясе Мидхәт Әбделмәнов кеше буларак та гүзәл холыклы. Авылдашларын да, мохтаҗларны да ярдәменнән ташламый. Туган авылы мәктәбенең алдынгы укучыларына үз стипендияләрен дә тапшыра, башка төрле ярдәмен дә күрсәтә юмарт күңелле аксакал. Ә киләчәктә төп максаты – һаман да матур җырлар иҗат итү һәм аларны киләчәк буыннарга калдыру.
XS
SM
MD
LG