Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:09

Әфганстанның Урузган вилаятендә бомба шартлап алты бала һәлак булды



Әфганстанның Урузган вилаятендә чүп савытына куелган бомба шартлап җиде кеше, аларның алтысы бала иде, һәлак булды.

Полиция вәкиле белдерүенчә, бу хәл Тарин Ковт шәһәрендә булган. Террор гамәленең максаты билгеле түгел.

Бу хәлгә кадәр бүген шулай ук әлеге вилаяттә билгесез берәү хосусый ширкәтнең тикшереп-үткәрү капкасына ут ачты. Ике сакчы һәлак булды, дүрт хезмәткәр яраланды.

Әфганстандагы халыкара кораллы көчләр җитәкчелеге белдерүенчә, соңгы тәүлекләрдә илнең көньягында НАТО-ның сигез хәрбие һәлак булган. Бу хәлнең ничек булуы әйтелми. Кушма Штатлар һәм аның беректәшләре Әфганстанда “Әл-Каидә” сугышчыларына һәм талибларга каршы хәрби операция башлаганга 10 елдан артык вакыт узды. Узган ел югалтулар саны белән икенче урынга чыкты. Әфганстаннан чит ил хәрбиләрен тулысынча 2014 елда чыгарылыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG