Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тоткарланган Башкортстан туристы өенә кайтты


Ноябрь аенда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә акча алыштырганда тоткарланган Башкортстаннан Гүзәл Идрисова өенә кайтты.

Идрисова акча алыштырганда ялган банкнот тапшырырга тели дип тоткарланган иде. Үзе ул бу долларларны Уфадагы бер банктан сатып алганлыгын әйтә. Бу гамәл махсус кылынмаган дип җинаять эше туктатылды. Биш бала әнисе Гүзәл Идрисова тикшерү барганда Дубайда калырга мәҗбүр ителде.

Шул вакыт өчен кунакханә хисапларын һәм адвокат чыгымнарын капларга аңа Башкортстан хөкүмәте ярдәм иткән.
XS
SM
MD
LG