Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:15

Тимошенко ире Чехиядә сәяси сыену алды


Юлия Тимошенко ире белән. 2004 ел.

Юлия Тимошенко ире белән. 2004 ел.

Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенконың ире Олександр Тимошенко узган ел ахырыннан бирле Чехиядә һәм аңа 6 гыйнварда сәяси сыену бирелде.

51 яшьлек Олександр Тимошенко эшмәкәр, ул сәясәт белән шөгыльләнмәгән. Аның җәмәгате Юлия Тимошенко Русия белән газ килешүләрен имзалаганда, вәкаләтләре кысасыннан чыгуда гаепләнеп, 2011 елның октябрь аенда җиде елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Чехия Юлия Тимошенко хөкүмәтендә эшләгән элекке икътисад министры Богдан Данилишинга сәяси сыену биргән иде инде.

XS
SM
MD
LG