Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Тимошенконың ире Чехиядә яшәячәк


Юлия Тимошенко һәм аның ире Олександр
Юлия Тимошенко һәм аның ире Олександр

Чехия Украинаның элекке премьер-министрының ире Олександр Тимошенкога сәяси сыену бирде. Юлия Тимошенко узган елны вәкаләтләрен үз файдасында куллануда гаепләнеп җиде елга төрмәгә хөкем ителгән иде.


Чехия тышкы эшләр министры Карел Шваценберг элегрәк 51 яшьлек Олександр Тимошенконың сәяси сыену соравын раслаган иде һәм ул вакытта аның канәгатьләндереләчәгенә ишарәләде.

“Reuters” агентлыгы Олександр Тимошенконың сәяси сыену сораган гаризасы 2011 ел азагында тапшырылуын хәбәр итте.

Узган елны Чехия инде Юлия Тимошенко хөкүмәтендә эшләгән элекке икътисад министры Богдан Данилишинга сәяси сыену биргән иде. Бу исә Киев белән Прага арасындагы мөнәсәбәтләренең суынуына китерде.

Олександр Тимошенконың сыену сорау үтенече исә аның хатынының инде берничә ай төрмәдә утыру вакытына туры килде.

Хәзерге Украина президенты Виктор Януковичның дошманы булган Юлия Тимошенкога узган елның октябрендә хөкем карары чыгарылды. Яңа ел алдыннан аны вакытлыча тоткарлау изоляторыннан Харьковтагы колониягә җибәрделәр. Тимошенконы яклаучылар бу хөкем сәяси максатларны истә тотып чыгарылды дип саный һәм төрмә җитәкчелеген элекке премьер-министрга кырыслыкта гаепли.

Олександр Тимошенконың Чехиядә үз эше бар

Олександр Тимошенко 2000 елны сату-алу эшләрендәге бәйләнешләрдә гаепләнгән иде. Хәзер исә элекке премьерга басымны арттыру өчен Украина хөкүмәте бу эшләрне яңадан башларга мөмкин дип фаразлана.

Юлия Тимошенконың “Батькивщина” фиркасе матбугат үзәге Олександр Тимошенконың бу адымы аның хатынына якыннары аркылы басымны арттыру очракларына бәйле булуын белдерде.

Җәмәгатьчелек алдында шактый катгый белдерүләр ясау белән танылган хатыныннан аермалы буларак, Олександр Тимошенко 32 еллык гаилә тормышында һәрдаим күләгәдә кала килде. Ул узган ел Юлия Тимошенкога карата барган мәхкәмә утырышларында катнашты, әмма хатының сәяси эше турында беркайчан да әңгәмәләр һәм аңлатмалар бирмәде.

Тимошенколарның Евгения исемле кызлары бар һәм ул әнисен яклау эшендә бик актив катнашып килде.

Олександр Тимошенко 2000 елдан бирле Чехиядә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ул International Industrial Projects ширкәте хуҗаларының берсе булып тора. Әлеге оешманың төп бинасы илнең төньягында – Усти над Лабем шәһәрендә урнашкан.
XS
SM
MD
LG