Accessibility links

Оренбурда “Яңа елда чәй эчү” күргәзмәсе эшли


Күргәзмәдә
Күргәзмәдә

Оренбур төбәгенең сынлы сәнгать музее “Яңа елда чәй эчү” күргәзмәсен тәкъдим итте. Чәй эчү һәм Яңа ел – бер өстәл артында.


Чыршы уенчыклары кыяфәтендә чәй чынаяклары, чын инглиз трюфельләре, төрек чәйнекләре... Күргәзмәдә чәй эчү вакытында кулланыла торган шәхси һәм музей коллекцияләреннән торган кирәк-яраклар: чәй тартмалары, чыршы уенчыклары, ашъяулыклар, элекке рецептлар буенча пешерелгән тәм-томнар һәм, әлбәттә, монда япон, кытай, инглиз, аргентиналыларның чәй эчү ысуллары турында белергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, самавыр да бит иң элек Тула түгел, ә Уралда барлыкка килә. Элекке бабаларыбыз барлык килешүләр, кыз бирү, егет өйләндерү хакында бернинди ыгы-зыгысыз чәй артында сөйләшкәннәр. XIX гасыр урталарында чәйне дә, Оренбур җирлегенә беренче булып татар сәүдәгәрләре алып кайта.

“Яңа елда чәй эчү” күргәзмәсе
“Яңа елда чәй эчү” күргәзмәсе

Күргәзмәдә чәй өстәленә багышланган рәсемнәр дә урын алган. Ул 10 ел элек арабыздан киткән милләттәшебез, Русиянең атказанган рәссаме Шакирҗан Мөхәммәтҗанов рәсемнәре иде. Нинди генә теманы алма, ул күп очракта татар кешесе исеме белән бәйле була.

Әлеге күргәзмә алдыннан гына шәл бәйләүче Ләйлә Гобәйдуллинаның “Әкият эчтәлеге белән, ә шәл килешлеге белән матур” дигән күргәзмәсе эшләде.

Шәл бәйләүче Ләйлә Гобәйдуллина
Шәл бәйләүче Ләйлә Гобәйдуллина

2х2 метрлы шәл булсынмы, я кечерәкме, боларның барысында да авторның үзенчәлекле имзасы – “Ләйлә” исеме бәйләнгән. Бәйләүченең шәлләре бүтән шәлләрдән традицион композицияләргә үзе уйлап тапкан, исәпләгән бизәкләр кертү белән аерылып тора. Араларында “Бака патшабикә”, тәрәзә төбендә утырган өч кыз, “Солтан патшасы турындагы әкият” тәге тиен һәм серле Буян утравы. Останың шәлләрендә күпереп торган гөлчәчәк һәм кашкарый чәчәк атып утыра, күбәләкләр очып йөри... Ләйләнең бөтен шәлләре мактауга лаек.

Ләйлә Гобәйдуллина, Куйбышев (хәзерге Самар) мәдәният институтын тәмамлагач, китапханәдә эшли, ләкин үзенең бәйләү эшен ташламый. Ләйлә ханым – бик күп төбәк, бөтенрусия һәм чит ил күргәзмәләрендә катнашучы, Оренбур шәлләрен Берлинда “Яшел атна” күргәзмәсендә дә күрсәтүче.

Шакирҗан Мөхәммәтҗанов рәсеме
Шакирҗан Мөхәммәтҗанов рәсеме

Ләйлә Сарыкташ районының барлык хатын-кызы да шәл бәйләү белән шөгыльләнгән Яңа Колчым авылында зур гаиләдә дөньяга килә. “Ул биш яшеннән үк бәйли башлады. Мәктәпкә укырга кергәндә аркасына үзе бәйләгән шәлен ябынып китте”, ди әнисе Гөлсылу Мөлекова. Әнисе Гөлсылу ханым (районның мамык шәл җитештерү артеленең шәл бәйләүчесе) һәм әбисе Сәхипҗамал Нигъмәтуллина ( 30нчы елларда авыл мамык артеленең мөдире) – Ләйләнең укытучылары дияргә була, чөнки шушы якын кешеләре аны бәйләргә өйрәтә.

Ләйлә шәлләрен төннәр буе бәйләгәндә, улы бала чакта, әнисенә күңелсез булмасын дип, аның янында утыра торган булган. Инде хәзер әбисенә күңелсезләнергә өч оныгы бирми. “Өчесе дә кызлар, минем эшемне дәвам итүчеләр”, ди оста шәл бәйләүче Ләйлә Гобәйдуллина.

Ләйлә Гобәйдуллина гаиләсе белән
Ләйлә Гобәйдуллина гаиләсе белән
XS
SM
MD
LG