Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан президенты берничә түрәне эшеннән алды


Дүшәнбе – Төркмәнстан президенты Корбанулы Бирдемөхәммәтов “Төркмәнгаз” ширкәте җитәкчесен һәм тагын берничә шәһәр һәм район түрәләрен “эшләрендәге җитешсезлекләр” өчен урыныннан алды.

Хөкүмәт утырышында ясаган чыгышында, Бирдемөхәммәтов 12 февральдә үтәчәк президент сайлауда халыкның әүзем катнашуын тәэмин итәргә кушты.

Бирдемөхәммәтов тагын бер мөддәт президентлыкка дәгъва итә. Үзәк сайлау комиссиясе аннан кала тагын 15 намзәтне теркәде. Ләкин аларның барысы да диярлек президент тарафлы “Галкыныш” хәрәкәте вәкилләре җитәкләгән төркемнәр тарафыннан тәкъдим ителгән.

Төркмәнстанда оппозициядәге партияләр юк.
XS
SM
MD
LG