Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин Чуровны урыныннан китәргә чакырды


Мәскәү – Русиянең элекке финанс министры Алексей Кудрин Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуровны урыныннан китәргә чакырды.

Кудрин бүген үзенең Twitter хисабында, “Чуровка карата булган ышанычсызлык 4 мартта үтәчәк президент сайлауга да ышанычсызлык тудыра. Әгәр ул урыныннан китмәсә, хакимиятне авыр хәлгә куячак” дигән язу калдырган.

Күптән түгел “Эхо Москвы” радиосына биргән әңгәмәсендә Чуров, урам җыеннарында катнашучылар таләп иткәнчә, урыныннан китәргә җыенмавын белдерде. Сайлау нәтиҗәләре “Бердәм Русия” файдасына хәрәмләштерелгән, дигән гаепләүләрне Чуров кире какты.
XS
SM
MD
LG