Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:07

Русия патриархы хакимиятне халык каршылыгына колак салырга чакырды


Мәскәү һәм бар Русия патриархы Кирилл бәйрәм уңаеннан Русия телевидениесендә ясаган чыгышында “җәмгыятьнең илдәге сәяси вазгыятькә ризасызлык белдерергә хакы бар, хакимият бу протестларга колак салып, сәясәтен төзәтергә тиеш” дигән сүзләр әйтте.

Берүк вакытта Кирилл халыкны провакацияләргә бирешмәскә, илне җимермәскә чакырды. “Ризасызлыкны да күрсәтә белергә кирәк” дип өстәде ул.

Декабрь аенда үткән дума сайлаудан соң, халык тавыш бирү вакытындагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп, урам җыеннарына чыккан иде.

XS
SM
MD
LG