Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хөкүмәткә каршы чарада катнашучыларга ут ачылган


Димәшк – Сүриянең Идлиб вилаятендә хөкүмәткә каршылык күрсәтү чарасында катнашучыларга ут ачу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, 20-дән артыгы җәрәхәтләр алган.

Бу турыда бүген Гарәп илләре лигасы вәкилләре утырышы алдыннан Сүриянең оппозиция активистлары хәбәр итте.

Лига белгечләре Сүриягә декабрь аенда килде. Алар анда Сүрия рәсмиләренең ут туктатырга биргән вәгъдәләренең үтәлешен тикшерә.

Лига белгечләре шәһәрдән шәһәргә йөри, ләкин аларны гадәттә Сүряинең махсус хезмәтләре озатып йөри. Бүген Каһирәдә үтәчәк утырышта белгечләрнең эшчәнлеген бәйсезрәк итү юлларын тикшермәкчеләр.

Хокук яклаучылар мәгълүматына караганда, шимбә көнне көч кулланулар нәтиҗәсендә Сүриядә 27 кеше корбан булган.
XS
SM
MD
LG