Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акино дүшәмбе Манилада террор гамәле ихтималы турында кисәтте


Манила – Филлипин президенты Бенигно Акино дүшәмбе көнне башкала Манилада үтәчәк католик бәйрәм вакытында террор гамәле булу ихтималы турында кисәтте.

Акино сүзләренчә, берничә террорчы Манила урамнары буйлап гадәттәге йөрешне өзәргә ниятли. Полиция аларның ниятләренә киртә куярга тырыша.

Акино бу террорчыларның “Әбү Сайяф” төркеменнән булуын раслый алмады. Элегрәк Филлипин башкаласындагы террор гамәлләре өчен җаваплылыкны “Әл-Каидә” белән бәйләнештә торучы шушы оешма ала иде.

Ел саен 9 гыйнвар көнне католиклар Манила урамнары буйлап йөреш үткәрә. Таңнан алып кояш батканчы алар Гайсә пәйгамбәрнең “Кара Назарин” дип аталган агачтан ясалган сынын күтәреп йөри. Бу тамашада бик күп кеше катнаша.
XS
SM
MD
LG