Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барнаулда “уенчыклар митингы” гадел сайлаулар таләп итте


Барнаул – Бүген Барнаулда “Гадел сайлаулар өчен” дип аталган кампания кысаларында гадәти булмаган чара үтте.

Хәбәрчебез әйтүенчә, бу чарада бала уенчыклары катнашкан. Барнаулдагы бер төркем яшь активистлар башта социаль челтәрдә хәстәрлек эшләре күреп, урамга кар өстенә уенчыклар чыгарып бастырган.

Бу уенчыкларга “Халыкны алдаудан туктагыз!”, “Үзегезгә – миллиардлар, безгә – мәхкәмә!” кебек шигарләр беркеткәннәр.

Полиция хезмәткәрләре бу “уенчыклар митингын” фотога төшереп, шигарләрнең эчтәлеген язып алган.

Чараны оештыручы Андрей Тесленко сүзләренчә, алар бу чара белән “хакимият кешеләрнең хокукларын кысса да, уенчыкларга әле барып җитә алмады” дип әйтергә тели.

Декабрь аенда Барнаулда рөхсәт ителмәгән ике каршылык чарасы үтте. Соңгысында 20ләп активист тоткарланды.
XS
SM
MD
LG