Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:47

Мәскәүдә “Ялкыттыгыз!” дигән каршылык чарасы үтте


Мәскәү – Бүген Мәскәү үзәгендә йөзгә якын кеше “Җитте, ялкыттыгыз!” дигән исем астында каршылык чарасы үткәрде.

Әлеге митингны “Воля” (“Ихтыяр”) дип аталган әлегә теркәлмәгән партия оештырды. Аның җитәкчесе Светлана Пеунова Русия президенты урынына дәгъва итәргә җыена.

Чарада катнашучылар декабрьдә узган дума сайлау нәтиҗәләренә ризасызлык белдерде. Алар фикеренчә, март аенда узачак президент сайлау да нәкъ шундый хәрәмләшүләр белән үтәчәк.

XS
SM
MD
LG