Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испаниянең Iberia ширкәте 24 сәгатькә очышларны туктатты


Бүген Испаниянең Iberia һава юллары ширкәте хезмәткәрләре 24 сәгатькә эш ташлау турында игълан итте. 270ләп очыш кичектерелде, 23 меңләп юлчы тиешле җирләренә барып җитмәде.

Очучылар һава ширкәтенең “low-cost” (арзан очышлар) бүлеген булдыру ниятенә ризасызлык белдерә. Җитәкчелек ширкәтнең 38 очкычын бу төр очышларга күчереп очучыларның бер өлешен эшеннән алырга ниятли. Каршылык чарасы Испаниягә мәктәп яллары һәм бәйрәмнәр вакытында иң күп кеше килгән вакытка туры китерелде.

Ике каршылык чарасы декабрь аенда узды. Аның чираттагысы чәршәмбегә билгеләнгән.

Iberia китә алмаган юлчыларны башка һава юллары очкычлары белән җибәрергә тырышуын белдерде. Мадрид һава аланында меңләгән юлчы җыелды.
XS
SM
MD
LG