Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты Венесуэлага килде


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат Латин Америкасы илләре буйлап сәфәрен дәвам итеп бүген Венесуэлага килде. Бу аның Венесуэлага бишенче сәфәре. Каракас һава аланында аны югары хәрби дәрәҗәдә каршы алу чарасы узды.

Бүген Әхмәдиниҗат Венесуэла президенты Уго Чавес белән очраша.

Иран президентының сәфәре алдыннан Чавес АКШның Иран белән Латин Америкасы илләре арасында мөнәсәбәтләрне бозу омтылышында гаепләп "АКШ дөнья белән идарә итәргә тели", дип белдерде.

Каракастан соң Әхмәдиниҗат Никарагуа, Куба һәм Эквадорга барачак.

АКШ Латин Америкасы илләрен Иран белән хезмәттәшлектән тыелырга чакырып мөрәҗәгать кабул итте.

Яңа ел алдыннан Иранга каршы чикләүләр тагын да кырыслатылды.
XS
SM
MD
LG