Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози белән Меркель Европа илләрен бюджетны кысарга чакыра


Франция президенты Николя Саркози Европа илләренең финанс эшләренә яңа салым турында килешү әзерләргә чакырды.

"Әлеге килешү 1 мартка кадәр имзаланырга тиеш", диде Саркози.

Франция президенты бүген Берлинда бу хакта Германия канцлеры Ангела Меркель белән сөйләште.

Ике ил җитәкчеләре шулай ук 17 дәүләт үз өлешен кертәчәк “Европа тотрыклылыгы механизмына” түләүләрне тизләтергә чакырды. Бу акча берлек әгъзаләренә кризис чорында кирәк булганда тотылачак.
XS
SM
MD
LG