Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен Казанда татарча Чыршы бәйрәме юк?


Мәскәүдәге Чыршы бәйрәме
Мәскәүдәге Чыршы бәйрәме

Татар башкаласында нәниләргә татарча Чыршы бәйрәме бармы? Бу сорауга җавап эзләп без Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына юл тоттык.

Бу сорауга җавап эзләп без Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына юл тоттык. Биредә 23 декабрьдән башлап, 8 гыйнварга кадәр көненә өчәр Чыршы бәйрәме үткәрелә. Ләкин, алар рус телендә генә бара, татар телендә Чыршы бәйрәмнәре байтактан үткәрелми икән. Моның сәбәбе – татар телендә барган тамашаларга тамашачыларның йөрмәвендә.

Бүгенге көндә татарлар балаларын курчак театрында аена бер генә булган татар спектакльләренә дә йөртмиләр. Театр труппасы районнарга спектакльләр куярга барганда да, рус телендә спектакльләр куярга мәҗбүр була, чөнки районнарда да тамашачы татар спектакльләренә йөрми.

90нчы елларда Тукай көннәрендә тоташтан унар көн икешәр татар спектакле уйнала иде. Зал шыгрым тулы була иде. Шәһәр мәктәпләреннән, татар гимназияләреннән балалар җыела иде. Хәзер Тукай көннәрендә татар спектакльләре өчәр көн генә уйналса да, залны тутырып булмый.

Ел барышында татар спектакле аена бер тапкыр була. Шунда да тамашачы юк, татарлар балаларын йөртми. Татар спектакле булганда залны тутыру бик авыр, билет таратучылар бик тырышып сатканда гына да, көчкә-көчкә тамашачының саны 50 проценттан арта.

Бүгенге көндә курчак театры программасында 38 спектакль бар, шуларның сигезе – татар телендә. «И, кызык Шүрәле» (Гөлшат Зәйнәшева), «Кәкрүшкә» (Ринат Харис), «Камыр батыр» (Сәлах Хөсни), «Мактанчык әтәч» (Аманулла), «Сертотмас үрдәк» (Абдулла Алиш), «Җырлап узган җәй» (Нәби Дәүли), «Су анасы» (Габдулла Тукай, Зиннур Хөснияр), «Абай бабай аланы» (Ринат Харис). Яңа бина өчен Гәрәй Рәхим тәфсирендә Габдулла Тукайның «Кәҗә белән сарык» спектакле әзерләнә.

Бүгенге көндә татар зыялылары да балаларын курчак театрына әллә ни китермиләр, китергәннәре дә, чакыру билетлары белән генә бушлай керә.

Казанда татар тамашалары юк дип әйтеп булмый, узган елны Камал, Тинчурин, Яшьләр театрларында тамашалар булды. Ләкин шунда балаларын ияртеп килүчеләр генә санаулы иде. Тамашаларны начар дип әйтмәс идем, матур, ярыйсы гына. Быел да уздылар. “Азатлык” радиосы узган ел ул темага материал биргән иде. Курчак театрында “безгә акча эшләргә кирәк, ә татарчага йөрмиләр”, диләр.

Хәлләр шулай дәвам итсә, татар теленең киләчәге бик зур борчу тудыра, телебезнең киләчәген кайгыртучы буын алмашка килмәве ихтимал. Бүгенге көндә республикабызның “Телләр үстерү програмы” ярдәмендә генә бу мәсьәләне чишеп булмавы көн кебек ачык. Дәүләт күләмендә җитди чаралар булдыру зарури. Ниндирәк чаралар – анысын уйлыйсы бар. Иң мөһиме татарларда сүнеп барган үзаң чаткыларын кабызу программасы кирәк. Һәр татар кешесе туган теленең киләчәге өчен җаваплыкны үз өстенә алырга әзер булса иде ул.

Курчак театры коллективы яңа бинага күчкәч, вәзгыять уңай якка үзгәрәчәк дип өметләнә. Русия күләмендә бу бердән-бер махсус балалар өчен төзелгән театр булачак. Татар спектакльләре өчен махсус залы да булдырыла. Татар кешесе балаларын татар спектакльләренә йөртеп, ана телебезнең нечкәлекләрен сәнгать аша күңелләренә салу мөмкинлегеннән файдалана белер микән?

Резидә Сафиуллина
Казан шәһәре
XS
SM
MD
LG