Accessibility links

Төрки календарь яңа елга нәрсә фаразлый?


Илдус Фазлетдинов
Илдус Фазлетдинов

Көнчыгыш йолдызнамәсендә 2012 ел – Аждаһа елы булса, төрки календарьдә – Балык елы. Бу елның нинди булачагы турында белгеч фаразларын белештек.


Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча яңа ел – Аждаһа елы. Гади Аждаһа гына да түгел, ә Кара Аждаһа. Төрки халыкларның да үз календаре бар. Ул календарь буенча 2012 ел нәрсә елы һәм ул нинди булачагы турындагы фаразлары белән Башкортстандагы бердәнбер татар фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Илдус Фазлетдиновның фикерләрен белештек. Ул Азатлыкка менә нәрсәләр сөйләде:

“Борынгы төркиләр: татарлар да, башкортлар да вакытны 12 еллык циклларга – мөсәлләргә бүлеп караганнар. Һәр мөсәлнең тәмамлануы кеше тормышының аерым бер этабы тәмамлануына тиң булган. Мәсәлән, бер яшьтән унике яшькә кадәр балачак, унике яшьтән егерме дүрткә кадәр үсмер чак, егерме дүрт яшьтән утыз алтыга кадәр яшьлек чак һәм башкалар һәм башкалар. Мөсәл эчендәге һәр елга нинди дә булса бер хайван исеме бирелгән. Бу ел шушы хайванга хас сыйфатларга ия дип исәпләнгән. Моны инде тулысынча тотемистик ышанулар чагылышы дип карарга кирәк.

Төрки календарь буенча 2012 ел һич кенә дә Аждаһа елы түгел, ә Балык елы. Шушы елга Кырмыскалы районының Ибраһим авылында яшәүче мулла Габдулла Садыйков 1935 елда түбәндәге фаразнамәне язып калдырган:

“Бу елны халык арасында низаг, фетнә, орыш, җәнҗал һәм сугышлар пәйда булыр. Җәй көне яшен яшьнәп, күк күкрәп яңгырлар күп явар. Кыш бураннар күп булыр, кар күп булыр, салкын булыр һәм кыш бик озын килер, күп агачларны салкын сугар”, дигән ул. Димәк, безгә яңгырлы җәйгә, салкын һәм шул ук вакытта карлы кышка һәм тагы да кайнаррак сәяси вазгыятькә әзер булырга кирәк”.

Илдус Фазлетдинов, форсаттан файдаланып, халык календаре буенча кыш белән бәйле сынамышларны да ирештерде. “Кыш белән бәйле сынамышлар да халык арасында зур урын тота. Менә “Азатлык”ның даими тыңлаучылары һәм укучылары үзләре дә сынап карасын.

  • Кыш күп карлы булса, җәй яңгырлы булыр.
  • Кыш көне болытлар юлланып торса, җәй җылы булыр.
  • Кышның төньяк бураннары ашлык җыйганда яңгыр китерер.
  • Көн озая башлагач, ягъни әлеге чорда бәс төшсә, җәй ашлык чәчкәндә чык булыр.
  • Гыйнварның унында бәс төшсә, җәй яңгырлы килер. (Ягъни бу көнне игътибарлы булыгыз, бәс бармы, юкмы. Безнең киләчәк уңыш шуңа бәйле.)
  • Гыйнварның егерме дүртендә булса аяз, бик нәфис килер яз.
  • Алтысында тулы ай, язгы ташу суга бай.
  • Быел алтысы ай тулы түгел иде, шулай булгач, әллә ни су басулар булыр дип көтәргә кирәкми инде, диде Илдус Фазлетдинов.
XS
SM
MD
LG