Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:46

Алман галиме Михаэль Фридерихның “Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” дип исемләнгән яңа китабы сатуга чыкты. Яшь галимнәр бу хезмәт татар шагыйрен бөтенләй икенче яктан ача дип саный. Facebookта китап турында фикер алышуда аны “бомба” дип бәяләделәр һәм Тукайны өйрәнүгә гомерләрен багышлаган галимнәр моны кабул итмәячәкләрен белдерделәр.


Китап 343 битле, саллы хезмәт. Михаэль Фридерихның хезмәтен алманчадан урыс теленә тәрҗемә итүче – тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев. Ул бу хезмәтне өч ел дәвамында тәрҗемә иткән.

​“Буш вакыт килеп чыкканда, кәеф булганда эшләдем, тәмләп башкардым. Миңа авторның Тукайга карата мөнәсәбәте ошады, ул шагыйрьне ихтирам итеп яза. Алман галименең татар шагыйренең олуг шәхес булганын аңлап эш иткәне сизелде, шуңа бу эшне мин дә яратып ерып чыктым.


"Тукай "икона"га әйләнергә тиеш түгел"

Тукай турында яңа китап

Тукай турында яңа китап

Бездә күп нәрсәләргә традицион караш яши. Татар әдәбиятын, тарихын гадәти бер калыпка салып, бәяләргә күнектек. “Тукай бөек” дип кабатлап, аны зурлыйбыз. Ул үзенә күрә бер “икона”га әйләнеп бара, бу дөрес түгел. Идеаллаштыруга каршы түгелмен, Тукай моңа лаек, ләкин объективлылык яклымын. Безнең фәндә дә яңача караш, анализ булырга тиеш. Галимнәрнең бурычы – бар нәрсәгә дә киңрәк карау. Бу хезмәт Тукайның шәхесенә тап төшермичә, аның дәрәҗәсен түбәнсетмичә, яңача уйларга нигез бирә. Безгә, гомумән, әдәбиятка, шәхесләребезгә карата чит кешенең фикерен белү файдалы.

Алман галиме аны үзенчә бәяләргә тырышкан. Бу Тукай иҗатына анализ түгел, мин аны, гомумән, безнең татар әдәбиятына анализ итеп кабул иттем. Әдәбият үсешендә Тукайның роле нинди, аны ни рәвешле файдаланганнар, шуны күрсәтергә тырышкан. Минем өчен бу хезмәтнең иң әһәмиятлесе дә шушы булгандыр.

Башта мин Михаэльның хезмәтен татарчага тәрҗемә итәргә дип планлаштырдым. Аннары бу хезмәт татар укучысы өчен генә түгел дигән нәтиҗәгә килеп, аны киңрәк җәмәгатьчелек укый алсын дип урысчага тәрҗемә итәргә булдым, чөнки бу үзенә күрә зур бер вакыйга. Урыс, төрки халыклар өчен дә бу китап кызыклы булачак дип уйлыйм” диде Искәндәр Гыйләҗев.

Тукай феномены алман галимен татарча өйрәнергә этәрә

Михаэль Фридерихның Габдулла Тукай белән кызыксынып, аның тормыш юлын өйрәнә башлавының сәбәпләре дә кызык. Алман галиме вакытында уйгур теле белән шөгыльләнгән. Бу телне камил дәрәҗәдә белә. Көнчыгыш Төркестанда да яши. Андагы халыкның мәдәнияте, әдәбияты, тормышы белән якыннан танышкач, татар шагыйре Габдулла Тукайның Урта Азия, төрки халыклар арасында бик популяр булганын күрә, гаҗәпләнә. “Ни өчен фәкать Тукай?” дигән сорау туа аңарда һәм аның төрки халыкларга булган тәэсирен өйрәнә башлый. Габдулла Тукай феномены аны 90нчы еллар урталарында Казанга килергә мәҗбүр итә. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнә. Алман галиме Тукайны өйрәнә-өйрәнә үзе дә татарча камил сөйләшүгә ирешә.

Галим Искәндәр Гыйләҗев

Галим Искәндәр Гыйләҗев

Михаэль шулай ук Габдулла Тукайдан башка Дәрдмәнд турында зур кызыклы мәкалә язган кеше. Алман телендә чыккан бу хезмәтен шулай ук Искәндәр Гыйләҗев татарчага тәрҗемә итеп, “Казан утлары” журналында бастырып чыгарды.

Михаэль Фридерихның “Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы” китабына кереш сүзне мәрхүм академик Миркасыйм ага Госман язган. Ул бу эшкә алман галименең ни өчен алынганын һәм бу хезмәтнең кыйммәте турында фикерләрен җиткерә. Миркасыйм Госманов бу хезмәткә карата галимнәрнең карашы тискәре булырга мөмкин, күпчелек тарафыннан кабул ителмәскә мөмкин дип кисәткән.

Тукайга кагылмаска!

Филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов Тукай турында берничә мәкалә язган кеше, шагыйрьнең тормышына яңачарак анализ ясарга батырчылык итте. Тукайга тел-теш тидергәне өчен аны утлы таба сикерттеләр. Яшь галимнең фикерләрен олпат фән ияләре кабул итмәде, тәнкыйтьләде. Азат Ахунов та яңа чыккан китапны Тукайны гомер буена өйрәнгән галимнәр кабул ителмәячәген әйтә.

“Бездә Тукай бер идеал итеп кабул ителә, галимнәр дә аны тикшергәндә аның бөеклегенә инанып язалар. Татар символы буларак иҗатын, тормышын өйрәнәләр. Ә алман галиме ничек бар, шулай язган. Ул Тукайга объектив караш тудырырга, аны реаль кеше итеп күзалларга ярдәм итә, тарихи вакыйгалар турында башкача уйларга мәҗбүр итә. Бу хезмәт чит ил кешесенең объектив карашы белән кыйммәтле.

Әлбәттә, китапта без белмәгән, ишетмәгән фактлар юк диярлек, ләкин автор Тукайны безгә кеше буларак күрсәтергә тырыша. Безнең өчен ул һәрвакыт бөек шагыйрь, ләкин шагыйрьне, иҗатны, кешене аерып та карау файдалы була. Әлбәттә, бәхәссез, ул бөек, даһи шагыйрь, аның иҗатына җиткән татар шагыйрьләре юк, ләкин Тукай да кеше булган. Китап авторы шагыйрьнең кайбер кимчелекләре турында ачыктан-ачык яза. Хәмер белән мавыгуы, еш кына депрессиягә бирелүен әйтә. Вак фактларны барлап, галим Тукайның эчке халәтен нинди булганын, шуның нәтиҗәсе булып аның иҗатын аңларга ярдәм итә.

"Китап Тукай турында төрле мәгълүматка бай"

Чит ил галимнәре фәнни хезмәтләрендә вак әйбергә зур игътибар бирә. Бу китап та төрле мәгълүматка бай. Мәсәлән, Тукай ничә сум гонорар алган, “Болгар номерлары”нда яшәгәне өчен күпме түләгән, Питербурга нинди максат белән барган һәм башкалар. Вак детальләр аша алар зур проблемны хәл итәргә тырышалар. Ә бездә иҗтимагый, сәяси фармацияләрне барлыйлар, романтик реализммы бу, әллә социалистик реализммы бу дип зурдан кубалар. Ә Михаэль Фридерих конкрет сораулар куа һәм аларга җавап эзли, ниндидер конкрет формуланы чишкән кебек эзлекле итеп, кызык яза.

Галим Азат Ахунов

Галим Азат Ахунов

​Әлбәттә, Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек шагыйрьләргә тел-теш тидерүне олы буын әдәбиятчылары авыр кичерә, “ни генә булмасын, аларга тияргә ярамый” дип фикер йөртәләр. Бәлки, бу дөрестер дә, чөнки татарда символлар күп түгел. Без бар нәрсәне дә фаш итсәк, безнең бернәрсәбез дә калмаячак дип саныйлар. Ләкин читкә чыгармасак та, үзебез өчен барсын да белеп тору файдалы дип уйлыйм. Без кем булганыбызны аңлар өчен бар яклап та тикшерергә, өйрәнергә, язарга тиешбез.

Төрле карашларның яшәргә хокукы бар. Әйе, монда Тукайның Мәкәрҗә ярминкәсендә марҗалар белән аралашуы да язылган, башкасы да бар, ләкин китапны укыганнан соң, Тукайның дәрәҗәсе төште дип санамыйм”, диде Азат Ахунов.

"Тукайның тырнак астыннан кер эзләргә кирәкми"

Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә тормышын багышлаган галим Зөфәр Рәмиев алман галиме язган китапны әлегә укып өлгермәгән. Ул Тукайны татар символы буларак сакларга тиешбез дип саный.

“Тукай даһи шагыйрь гына түгел, ул – милләт символы, без аны сакларга тиеш. Тегенди-мондый тәтәйләр белән очрашып йөрүләрен тикшерү, ачыклау белән мавыгырга кирәкми. Нәрсәгә кирәк безгә аның “портянкалар”ын ничек бәйләгәне, әшәке яисә тәртипле йөргәнен тикшерү? Безгә ул шагыйрь буларак кадерле.

Татарның болай да хәле авыр, без идеаллардан, символларда арынсак, нәрсәбез кала соң? Халыкка таяныч кирәк, милләт буларак сакланып калыр өчен бу мөһим. Халыкның күңелен төшерергә хакыбыз юк. Мещанлык караш булырга тиеш түгел. “Әй ул бездән ерак китмәгән, безнең кебек кеше булган икән” дип исбатлар өчен сенсация артыннан куу кирәкми. Һич кенә дә риза түгелмен. Бурычыбыз – күңеле белән татар өчен янган шагыйрь буларак югарыга күтәрү.

Галим Зөфәр Рәмиев

Галим Зөфәр Рәмиев

​Тукайга бәйле ачыкланмаган өлкәләр байтак. Мәсәлән, аның хатлары табылмаган. Без әле белмәгән әсәрләре дә бар. Зәйтүнәдән башка Тукайның күзе төшеп йөргән кызның туганы Казанда яши, имеш, аңарда әлегә без белмәгән, күрмәгән шигырьләре саклана, аның белән очрашасы бар.

Тукайның Җаектагы тормышы өйрәнелмәгән. Анда укыган вакытта урыс матбугатында аның шигырьләре басылганы билгеле. Ул газеталар да тикшерелмәгән. Тукайның фамилиясе дә ачыкланып бетмәде. Башкарасы эшләр байтак. Габдулла Тукайның 125 еллыгына академик басманың ике томы чыкты, киләсе томнарны да ерып чыгасы бар”, ди галим Зөфәр Рәмиев.

Урыс әдәбиятының символы Александр Пушкин булса, татар әдәбиятында бу роль Габдулла Тукайда. Пушкинны аркылыга-буйга өйрәнделәр, аның сүгенеп язган шигырьләрен дә китап итеп бастырдылар, аның төрле мәхәббәт маҗараларын да ачыклап, халыкка җиткерделәр, тик бу аның бөеклеген киметмәде. Ә татарда Тукайга да, Җәлилгә дә кагылмаска дигән “негласный табу” бар. Аларга кара тап төшерү мөмкин эш түгел, шәхси тормышларын барлау да тырнак астыннан кер эзләү итеп кабул ителә. Мисал өчен, Тукайның “Бу кичә” дип исемләнгән шигыре бар, ләкин ул киң җәмәгатьлектән яшерелә. Без барыбыз да Тукайның туберкулездан чирләп вафат булуын беләбез, ләкин ул җенси чир белән интеккән дигән фаразлар да бар. Михаэль Фридерихның китабында да моңа ишарәләр бар. Ләкин бу фактларны татар кешесе ничек кабул итәчәк?

Берьяктан, әдипләр тормышыннан яңа фактларны казып чыгару яшьләрдә әдәбиятка кызыксыну уятыр иде. Урыслар Есенин, Маяковский, Булгаков, Чехов, Гогольның шәхси тормышларыннан яңа фактлар эзләп табып, сөйләп, фильмнар күрсәтеп, урыс әдәбиятын популярлаштыруның бер ысулын тапты. Безгә дә моны куллану начар булмас иде. Ләкин икенче яктан, урыска яраган татарга туры килмәскә мөмкин. Бәлки, чыннан да, Пушкинның турында төрлесен язу урыс милләтенә зыян китермәс тә, ләкин татар милләте үз шагыйрьләре турында моңа кадәр беркайда да язылмаганны, әйтелмәгәнне белүгә, символ булган шагыйрь образын бозып күрсәтүгә (фактлар чынбарлык булса да) әзер дә түгелдер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG