Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау – ул сәүдә


Соңгы сайлау интернет челтәрендә пәйда булган күпсанлы видеоязмалар белән дә истә калды. Интернет кулланучылар ул язмалар белән яхшы таныш. Бу роликларның авторлары сайлауга әзерлек чорында һәм тавыш бирү вакытындагы төрле хокук бозу очракларын шушы рәвешчә халыкка бәян итәргә тырыштылар. Урнага бюллетень ыргытырга маташучы, протоколлардагы саннарны үзгәртеп язучы бәгъзе сайлау комиссиясе әгъзалары интернет йолдызларына әйләнде.


Казанның Вахитов районындагы сайлау комиссияләренең берсендә протокол тутыру вакытында төшерелгән видеоязма да шактый популярга әйләнде, аны караучылар саны 21 меңнән артып китте. Бу территориаль сайлау комиссиясе башлыгы Фәрит Шәвәлиев тә, һич шикләнмичә, үзен популяр интернет йолдыз дип атый ала.

Видеоязмаларга күпме дәрәҗәдә ышанырга була? Гаделлек өчен шуны әйтергә кирәктер. Күпчелек язмалардагы кадрлардан чыгып кына фикер йөрткәндә, сайлау комиссиясендәгеләрне турыдан-туры гаепләрлек дәлилләр җитеп бетми сыман. Камера бертуктаусыз селкенә, ерак фонда кемдер урна тирәсендә кайнаша, бары тик кадр артындагы тавыш буенча гына бу мизгелдә урнаның “Бердәм Русия” файдасына симерүен чамаларга була.

Айдан егылып төшкән кеше бу кадрларны карагач, һичшиксез, шулай дип әйтәчәк тә: “Ә “Бердәм Русия”нең монда ни катнашы бар?” Ә инде Айдан егылып төшмәгәнсең икән, әле инде өстәвенә бер тапкыр булса да сайлау вакытында күзәтүче булып катнашкансың икән, һичшиксез, киресен әйтәсең. Сайлау вакытында хокук бозу очрагын үзем төшереп караган кеше буларак әйтәм. Һәр адымыңнан гаеп эзләп, бер адым алга атлаган өчен урамга чыгарып атарга әзер фельдфебельләр янәшәдә басып торганда сыйфатлы язма төшереп булмый.

Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Чуров бу язмаларны инде ике тапкыр ялган дип атады. Башта роликлар сайлауга кадәр үк төшереп, әзерләнеп куелган дигән иде. Хәзер инде тагын бер тапкыр кире кага – бу язмалар монтаж икән. Беренче тапкыр әйтүдән үк аңлаган да идек инде Чуровны. Каракның бүреге яна ди бит. Ә ул бозылган пластинка кебек һаман бер җырны суза. Өченче тапкыр кабатласа, язмаларның ялган икәненә тәмам ышанырбыз, мөгаен.

Быелгы сайлауның тагын бер үзенчәлеге – һәрдаим хакимият партиясенә каршы тавыш биреп килгән Мәскәү халкының кинәт кенә хөкүмәткә мәхәббәте артуы. Мәскәүнең фикере үзгәрү белән түгел, Мәскәү башлыгы алмашу белән аңлатырга кирәктер монысын. Собянин аппаратта эшләп шомарган, үзен дә күрсәтергә кирәк. Мәскәү сайлау участокларындагы күзәтүчеләр берничә фальсификация ысулы хакында язалар. Иң киң таралган һәм иң тупас ысул - “кирәкле” партия өчен бюллетеньнәр ташлау. Күзәтүчеләр актив булганда моны эшләү авыр. Шуңа да иҗадирак эшләргә туры килә. Соңгы араларда киң таралган ысулларның берсенә бик күркәм исем дә уйлап таптылар – “Карусель”. Махсус әзерләнгән команда төрле сайлау участокларына барып, дистәләрчә тапкыр тавыш бирә. Кемдер сайлауга даими йөрми икән, аның өчен дә тавыш бирүче табыла. Күзәтүчеләр өчен мондый очракны фаш итү өчен сайлау участогында яшәүчеләрне танып белергә кирәк! Ә инде “карусельче” кемдер өчен дип түгел, ә алдан алынган (открепительный) талон белән тавыш бирсә, хокук бозу очрагын теркәү бөтенләй өметсез хәл...

Шул рәвешчә, зур шәһәрләрдә сайлауны “майлауга” әйләндерү шактый хезмәт һәм тырышлык таләп итә торган авыр эшкә әйләнде. Мәскәү түрәләренең күпме чәчләре агаргандыр – үзләре генә белә.

Хакимият партиясе өчен матур саннар биргән Татарстан районнары башлыклары чәчләре агарулары хакында әйтсәләр, ышанмагыз. Казанда күпмедер дәрәҗәдә контроль булса да, районнарда контроле дигәннең “к” хәрефе дә юк. Акчаң булмаса, тавышың сыек чыга – яшәеше хуҗага бәйле авыл кешесе ни кушсалар, шуңа риза.

Сайлау алдыннан “Бердәм Русия” районнарда халык белән очрашулар уздырды. Теләче районындагы КПРФ әгъзасы шушы җыелышта чыгыш ясап, бөтен мир алдында: “Мин – коммунистлар партиясеннән, ләкин “Бердәм Русия” өчен тавыш бирәм! Башка коммунистларны да “Бердәм Русия” өчен тавыш бирергә чакырам! – дип кычкырды. Шушы коммунист сайлау вакытында күзәтүче булып утырачак та бит әле. Шулай булгач, чын күңелдән КПРФка тавыш биргән Теләче агаеның ничә тавышы Зюгановка кала инде? Шулай шул – “клиндер тишеге”.

Коммунист күзәтүчеләр дә халыкны хакимият партиясенә тавыш бирергә өндәгәндә, авыл районы башлыклары сайлауда урнага бюллетень ыргытып, “карусель әйләндереп” мәшәкатьләнеп ятмый, билгеле. Алай гына да түгел. Сайлау комиссиясендә утыручылар белән сөйләшүләрдән чыгып шуны әйтә алам – соңгы елларда хәтта бюллетеньнәрне санап маташмыйлар.

Сайлауның ничек узуы хакында әллә никадәр районда сайлау комиссиясендә катнашучылар белән сөйләштем. Механизм бер үк. Районнан авылга САННАР килә. Мәсәлән, Бәдбәхет авылында “Бердәм Русия” өчен 96,87% коммунистларга – 1,74%, “Гадел Русиягә” – 0,82% һ.б. процентлар булырга тиеш. Күзәтүчеләр Теләче коммунисты кебек ышанычлы булгач, бюллетеньнәрдәге чын дөреслекнең фаш булу куркынычы юк. Кайсы партиягә ничә процент булырга тиешлектән чыгып, кайсы партиягә ничә сайлаучы тавыш биргәнен исәпләп чыгаралар. Шактый авыр эш – көн азагында, “уңышлы” сайлауны юганнан соң, әйтик, 586 сайлаучының 96,87% ничә кеше икәнен исәпләп чыгару ай-яй авыр эш! Менә шул саннарны исәпләгәннән соң протоколга “дөрес” саннар тутырыла. Аннары бюллетеньнәрдәге тамгаларның кайсы партиягә булуына карамастан барысын бергә бутап, пачкаларга тутыралар да, районга озаталар. Менә шул.

– Ә инде ул пачкаларны ачып карасалар, бюллетеньнәрнең бөтенләй башка партия өчен икәне күренәчәк бит! – дип сорасаң, бер үк җавап ишетәсең:
– Ә аны кем тикшереп карый?

Шул рәвешчә “Бердәм Русия” өчен дигән тупланмада башка партия өчен бирелгән бюллетеньнәр дә китә. Иң мөһиме – протокол дөрес булсын.

Татарстанда сайлау вакытында никадәр хилафлыклар булуын беркадәр аңлар өчен Азнакай күрсәткечләрен башка районнар белән чагыштырып карарга була. 2008 елда сайлауга йөрмәүчеләр өчен тавыш биргән өчен сайлау участогы рәисе урынбасары Илгизә Сираева җинаять җаваплылыгына тартылган иде. Шуның йогынтысы булгандыр, бу шәһәрдә соңгы сайлау вакытында өстән кушкан саннар өчен “катыр китәргә” әзер фидакарьләр табылмаган. “Бердәм Русия” “нибары” 59,7% тавыш җыйды бу шәһәрдә. Ә ни өчен күрше Зәйдә 92%? Әллә анда халык бәхетлерәкме? Әллә анда моңарчы суд каршына баскан сайлау комиссиясе әгъзалары булмагангамы?

Бу сайлау нәтиҗәләре Татарстанның чабуыннан өстерәп, Кавказның ярымфеодаль республикалары дәрәҗәсенә төшерүе хакында инде күп әйтелде. Үзен Европа итеп күрсәтергә тырышкан Татарстан шушындый саннар белән азиялыгын күрсәтте. Казан мэры Илсур Метшинның, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның берсен-берсе уздырып: “Казан Русиянең алдынгы регионы башкаласы статусын яклады”, “Татарстан халкы демократиягә өйрәнә” дип чыгыш ясаулары республика өчен плюс яки минус дивидентлар бирә микән? Шуны өйрәнәсе иде. Менә бер бик кечкенә генә мисал. Сайлаудан соң Костромадагы мәчет төзелешенә җирле хакимиятнең каршы чыгуы хакында репортаж әзерләргә барган идем. Шәһәр хакимиятендә эшләүче түрә белән бәхәскә кердем. Демократия һәм кеше хокуклары турында сүз кузгатуга, түрә: “Сез “Бердәм Русия”гә 80% тавыш биргән республика, нинди демократия турында сөйлисез?” – дип җаваплады.

Президентка рәхмәт, “республика якты киләчәк өчен тавыш бирде” дигән кебек купшы сүзләр сөйләп маташмады, ичмасам. Әйткәннәреннән чыгып, шундый нәтиҗә ясарга була - Путин белән Татарстан уртак тел таба алды; Путин Татарстанга акча бирә; яңа кеше килсә, ни буласын белгән юк; шуңа күрә без Путинны якларга тиеш. Ягъни, сайлау – ул сәүдә. Син – миңа, мин – сиңа.

Тел төбен аңлау кыен түгел, ләкин шуны уйлыйсы иде – демократиядән баш тарту бәрабәренә алган биш тиен иртәгә биш сум булып кесәдән кире чыкмас микән?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG