Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:18

Эрдоган: Сүриядә ватандашлар сугышы башланырга мөмкин


Төркия премьер-министры матбугат очрашуында

Төркия премьер-министры матбугат очрашуында

“Сүриядә һәр көн дини һәм этник нәфрәт сәбәпле ватандашлар сугышы башланырга мөмкин”, дип белдерде Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайиип Эрдоган.

Дүшәмбе көнне Әнкарада матбугат очрашуында чыгыш ясап, Эрдоган, Сүрия президенты Башар әл-Асадны үз ватандашларына каршы “бәгырьсез сугыш алып баруда” гаепләде.

"Сүриядәге низаг Төркия мәнфәгәтьләренә дә каршы килә, шуңа күрә Әнкара аны чишүгә тырышлык күрсәтәчәк", диде Эрдоган.

Гарәп илләре лигасы Дәмәшкне үз күзәтүчеләренең Сүриядәге эшенә комачауламаска чакырды.

Сүрия оппозициясе Лига күзәтүчеләре урынына БМО вәкилләрен китертүне таләп итте, әмма Гарәп лигасы бу тәкъдимгә каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG