Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа 23 гыйнвардан Ираннан нефть алуны туктатырга мөмкин


Европа Берлеге җитәкчелеге хәбәр итүенчә, Ираннан нефть сатып алу 23 гыйнвардан тыелырга мөмкин. Бу хакта берлекнең тышкы эшләр министрлары сөйләшәчәк.

Нефть алуны тыю көнбатышның Иранның атом программасын туктату өчен күргән соңгы тырышлыгы булырга мөмкин. Көнбатыш илләре Иран әлеге программаны атом коралы ясау өчен үстерә дип саный.

Кичә АКШ, Британия һәм Франция Иранның Кум каласы янындагы Фордо берләшмәсендә уран баету эшләрен башлавын кискен тәнкыйтьләп чыкты.
Иран хакимиятләре нефть сату туктатылса Һормуз бугазын ябып куячагы белән янаган иде. Һормуз бугазы аша Фарсы култыгы илләреннән нефть читкә китә.
XS
SM
MD
LG