Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү ресторанында газ шартлап 40лап кеше яраланды


Мәскәүнең Il Pittore ресторанында булган шартлауда тәннәре янган 28 кеше әле дә хастаханәдә. Шәһәр сәламәтлек саклау департаменты башлыгы Леонид Печатников сүзләренә караганда, аларның өчесенең хәле бик авыр. Ресторанның аш-су остасының тәне 100% янган, аның хәле өчен табиплар аеруча борчыла.

Шартлаула ике кеше һәлак булды, 29 кеше яраланды. Шартлау газ балоннарын алыштырган вакытта булган.

Узган ел ресторанда 11 җитешсезлек табылган булган. Янгынга каршы идарә аларны бетерергә кушкан булган. 2011 маенда булган тикшерү вакытында әлеге җитешсезлекләр бетерелгән.
XS
SM
MD
LG