Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:41

Чирек гасыр элек Самардагы барлык милләтләр дә сәясәт уйлап чыгарган язмышка буйсынып милләтсезлек төпкеленең төбенә төшеп барганда, татарлар үзләренең барлыгына аваз салдылар.


Тарихи күзлектән караганда XX гасыр буена татар милләте бер батып, бер калкып яшәгән. Калыккан чакта да аның башына күсәкне әзерләп торганнар. Җәмгыятькә нинди генә “изм”нар килмәсен, аның берсе дә татар милләте файдасына булмады. Төп максатлары бер – татарны юк итү.

Бермә-бер игътибарга лаек күренеш – ул демократия сулышының шифалыгы. Һәр демократик үзгәреш татар гәүдәсенә җан өрде.

XX гасырның 90нчы елларындагы күтәрелеш татарның төрле катламын хәрәкәткә китерде. Һәм әйтергә кирәк, бу бик мөһим фактор. Татар милләтен аякка бастыруда беренче чиратта милләтпәрвәрләр кирәк булса, шул ук биеклектә бу хәрәкәтне яшәтер өчен аның эшбатырлары булырга тиеш.

Эшбатырларның матди ярдәме татар өчен олуг хәзинә

Аллага шөкер, чирек гасыр өчендә интеллектуал, матди байлыклары белән Самар татар хәрәкәтенә өлеш керткәннәрнең исемлеге зур.

“Туган тел” җәмгыятенең өерелеп, ташкын булып, дөрләп аякка баскан чоры. Сәләтенә карап вазифа алалар һәм җиренә җиткезеп эшлиләр. Игътибарга лаек мизгелләр бар.

Кемдер кыска гына вакытта дөрләп ала да, югала. Кемдер арый. Кемнеңдер сәламәтлеге какшый. Кемдер ару-талуны исәпкә алмыйча чирек гасыр буена татарына хезмәт итә.

Милли хәрәкәттә ирләр булуы гадәти хәлгә әйләнде. Бу табигый дә, чөнки асыл затларыбызның җилкәсендә гаилә мәшәкатьләре дә муеннан. Зиһен байлыгын да, матди байлыгын да, уңганлыгын да керткән шәхесләр исемлегендә хатын- кызларыбыз булуы үзе бер горурлык хисе уята.

“Туган тел” җәмгыятенең эшләре эзгә салынып барган чаклары. Минем янга зифа буйлы, нурлы көләч йөзле, тормышыннан канәгать, динебез ислам юлындагы, кыяфәтеннән муллыкта көн күрүче ханым килеп керде. “Мин татар ашлары кафесын ачарга җыенам”, диде. Куандым. Хупладым. Чөнки милләтне төрле яктан белгертергә кирәк. Ә аш-су ул татарыбызның горурлыгы. Бер генә милләттә дә безнең ризыклар юк. Тутырган тавык, тутырма, бәлеш, өчпочмак, чәк-чәк, талкыш -каләвә, бавырсак, казылык. Күп алар...Гагарин урамында бина булдырып тиз арада татар ашларын пропагандалый да башлады Разия ханым,” ди җәмгыятьнең аксакалы Азат Надыйров.

Кунакларны затлы ризыклар белән сыйлаучы

Җәмгыятькә кадерле кунаклар килгәндә, аларны Разия ханымда тукландырдылар. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры җырчысы Филүс Каһиров кебек җырчылар тәрбияләүче Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина да үзенең 50 яшен Разия ханым Әюпова кафесында башлап җибәрде. Казан консерваториясенең оркестры чыгышыннан соң музыкантларны мул табын әзерләп Разыя Әюпова сыйлады. Эстрада йолдызлары Фердинанд Сәлахов, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Асаев һәм башкалар татар ашлары кафесының кунаклары булдылар.

Балалар фестиваленә, Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәренә читләрдән йөзләгән кеше килә. Аларның барчасын да армый-талмый Разия ханым Әюпова сыйлый. Һәр татар бәйрәме аның кафесында башланып, шунда түгәрәкләнә.

Алтын куллы, тәмле телле Разия

Разия Әюпованың йөзеннән нур сирпелеп торса, куллары алтын дип әйтәсе килә. Мөселманлык юлындагы уңган балалар, оныклар тәрбияләде. Киң күңелле, ярдәмчел, кешеләргә хөрмәт күрсәтә белә. Яшәешен динебез ислам таләпләренә туры китереп төзек тормыш алып баручы. Инде оныкларын намазга бастырган Разыя ханым татар өчен күчергеч булып яши.

“Разия апа Әюпова Самар татар хәрәкәтендә үзенең сәләтен оста кулланучы шәхес. Ул безнең кәефебезне күтәрүче кояшыбыз, тәмле телле чын татар асылбикәбез,” ди Самар татар хәрәкәтендә чирек гасыр буена эшләүче Наилә Сабирҗанова.

XS
SM
MD
LG