Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:11

Берничә ел элек Самар өлкәсендәге район үзәге булган Кошка авылында “Дуслык таҗы” бәйрәме уздырылган иде. Шунда сәхнәдән шундый фикер яңгырады: борынгы заманда Мәскәү Кремлен тычканнар баскан да, патша Кошка авылыннан мәчеләр китерергә кушкан. Шуннан соң авыл рәсми төстә Кошка дип атала башлаган имеш.


Әлбәттә, бу хыялый ялганның бернинди тарихи дөреслеге юк. Бүгенге Татарстан җирлегендә генә дә алты торак пункт Кошка исемен йөртә. Русия буйлап тикшерә башласаң, алар тагын да күбрәктер, мөгаен. Нәрсә алар да мәчеләр үрчетеп ятканмы ?

Ә нигездә түбәндәге тарихи мәгълүматлар да бар. 1972 елдагы Кошка янындагы курганны археологик тикшерүләр шуны күрсәткән. Бу төбәктә әле 3000-3500 еллар элек үк кешеләр яшәгән.

Тамерлан белән Тохтамыш гаскәрләренең юллары да шул җирләрдән узган. Атаклы тел галиме С.Ожеговның сүзлегендә мондый аңлатмалар бар: “Кош – Стан, лагерь, место стоянки. Кошевой – казачий атаман. Стан – воюющая, борющаяся сторона, общественная политическая группировка."

Казакларның нигезе татарлардан башланганын инде һәммәбез белә.

Атаклы галимебез тарихчы Альфред Халиков та “Кошка” сүзен болгар исеме дип сөйләгән иде заманында.

Кошкага җәелебрәк тукталуымның сәбәбе шунда ки, узган ел ахырында тарихта беренче мәртәбә бу авылда мәчет ачылды.

Самар өлкәсендә 1928 елны гыйнварның унында беренчеләрдән булып Кошка районын оештырганнар. Бүгенге көндә районның тик 55%ы гына урыслар. Татарлар халыкның 10%ын тәшкил итә. Шуның өстенә соңгы елларда Кавказ, Урта Азия якларыннан килгән мөселманнар саны ишәя. Районда бер чегән дә юк. Бер яһүди теркәлгән.

Кошка авылында мәчет ачу тантанасында “Ислам – Нур” гәҗитәсенең мөхәррире, тарих фәнен тирәнтен үзләштергән Фәрид Ширияздан катнашты. Аның фикерләре: “Русиядәге руслар күмәк яшәгән җирләрнең тарихын актарып карасаң, аларның күбесеннән тапталган татар тарихы калкып чыга. Идел-Урал арасында ул аеруча ачык күренә.

Советлар берлеге җирлегендә Кошка, Кушка, Кушнар, Кошкар, Кошгар атамалары бар иде.

Сулдан уңга: Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин, Кошка авылы башлыгы Анатолий Проскурин һәм Кошка районы башлыгы Виктор Титов

Сулдан уңга: Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин, Кошка авылы башлыгы Анатолий Проскурин һәм Кошка районы башлыгы Виктор Титов

Кошка авылы Кондырча, Чирмешән елгалары үзәнлегендә урнашкан. Бу исемнәр үзләре үк “без татар тамырыннан” дип кычкырып торалар.
Чирмешән сүзендә тирән мәгънә ята. Чирү – гаскәр, меш(мәш, маш) - гаскәр үзәге, күзәтү урыны (ставка). Ан – елга дигәнне аңлата. Чирмеш – ан - елга буендагы гаскәри үзәк дигәнне аңлата. Ерак тарихта Чирмешән шул вазифаларны башкарган. Дәүләт тоткан болгарларның тарихын белмәүчеләр һәм белергә теләмәүчеләр күп. Татарның милли һәм дини тойгысы йоклаган һәм зәгыйфьләнгән. Бу кимчелекләрне бетерер өчен хәрәкәт кирәк, көч кую таләп ителә.

Шулай да татарның күңел түрендә бабаларыбызның рухи мирасы әле саклана. Узган ел ахырында Кошкада мәчет ачылу шуның ачык мисалы”.

– Борынгы бабаларыбызның кендек каны тамган җирләрдә беренче мәртәбә мөселманнарның гыйбадәтханәсе ачылу тантанасына кемнәр килгән иде соң?

– Самар диния нәзарәтеннән Талиб хәзрәт Яруллин, Таһир ага Мамышев, Самар шәһәренең татар милли- мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин.

– Район түрәләре катнаштымы ?

– Килделәр. Район башлыгы Виктор Титов, авыл түрәсе Анатолий Проскуриннар бар иде.

– Ераклардан кемнәр килде?

– Башкортстанның Мәләвез шәһәре хәзрәте Рәис Шәрәфетдинов, Мәскәүдән шул төзелешнең иганәчеләре Раиф әфәнде Мөхәммәтшин үзенең энесе белән, Чаллы Ярдан Искәндәр Сафин. Иганәчеләр күп булган, хәттә аерым мәчетләр дә ярдәм иткәннәр. Ульян өлкәсенең җиде гыйбадәтханәсе, Самар өлкәсеннән Надеждино, Елхау, Тупли, Гали һәм башка авыллардан матди ярдәм күрсәткәннәр.

“Аллаһы Тәгалә әйткән, кемдер миңа каршы бер адым ясаса – мин аңа таба икене атлармын. Әгәрдә атлап килсә, мин аңа йөгереп барырмын,” дигән. Тырышлыгыбыз бушка китмәде. Теләгебез кабул булды, Аллага шөкер. Төзелешне ел ярымда төгәлләдек,” диде Әнвәр хәзрәт Хәйруллин.

Мәхәллә рәисе Муса Сөләймановның керткән өлеше бихисап. Черекли ирләренә генә хас эшбатырлык сыйфатларына ия ул.

Һәр тантана манарага ай кую белән түгәрәкләнә. Самарның “Волгопродмонтаж” фирмасы бүләк итеп ясаган айны манарага Фәрид
Исмәгыйлев һәм Наил Сафин куйды. Ай кую өчен кранлы машинаны да “Волгопродмонтаж” фирмасы биргән иде.

Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин фикере:

“Күк гөмбәзе иртән үк калын болытлар белән капланып тыныч кына кар явып торды. Манара түбәсенә ай менеп утыруга, һавадагы болытлар икегә ярылып зур кояш чыкты. Кояш нурлары айдан һәркемнең күзләренә, йөзләренә кунды. Әкияти бер мизгел барлыкка килде. Бу күренеш бер могҗизага әверелде. Кешеләрнең йөрәкләре куаныч вә шатлык белән тулды. Мәйдандагы халык бәхет хисен кичерә иде. Ходай Тәгалә үзенең ризалыгын кояш нурлары аша халыкка белгертте".
Кошка авылы

Кошка авылы


.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG