Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:15

Мөселман эшкуарлары берләшмәсе яңа әгъзалар көтә


Татарстан диния нәзарәте максатларының берсе - ислам бизнесы нигезләрен яшьләргә өйрәтү. "Алтын Урта" клубында очрашу, 2011 ел

Татарстан диния нәзарәте максатларының берсе - ислам бизнесы нигезләрен яшьләргә өйрәтү. "Алтын Урта" клубында очрашу, 2011 ел

11 гыйнварда Казанда Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең утырышы үтә. Бу эшкә катнашырга теләүче мөслимәләр саны арта.


Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең беренче иң зур проектларының берсе узган ел Рамазан ае вакытында Казанда зур ифтар мәҗлесен оештыру булды. 2012 елда ассоциациянең тагын башка планнары да бар. 11 гыйнвар көнне Татарстан диния нәзарәтендә үтәчәк киңәйтелгән утырышка үз кәсепләрен башларга теләгән һәр кеше, ассоциациягә керергә теләгән эшкуарлар чакырылган.

Бу очрашу алдыннан Азатлык радиосы Казаннан ассоциация рәисе, Ульян өлкәсе татар эшкуарлары оешмасы җитәкчесе, иҗтимагый өлкәдә актив эшчәнлек алып барган Радик Гафуров һәм Мәскәү эшкуары, ун еллап полиграфия-нәшриятта эшләгән, биш ел бу өлкәдә үз эшен алып барган Илфат Әминев белән сөйләште.

– Ассоциациянең максатлары нәрсәдә?

Радик Гафуров: Төп максат – берләшү. Аннары – мөселман эшкуарының уңай йөзен күрсәтү. Соңгы елларда мәгълүмат чаралары мөселман эшкуарының куркыныч бер образын тудырды. Безнең максат ул карашны җимерү. Мөселман эшкуары – ул бизнеста ышанычлы партнер, ныклы гаилә башлыгы, иҗтимагый эшләргә актив катнашкан кеше.

Мәскәүдәге мөселман эшкуары нинди?

Илфат Әминев: Мәскәүдә күпчелек татар мөселман эшкуарларын берләштергән “Аргамак” дигән бизнес-клуб бар. Мин аның җитәкчеләренең берсе. Аның максаты да – берләшү иде. Безнең арада татар булмаган эшкуарлар да бар, иң мөһиме – бер фикердә булу. Без үзара хезмәттәшлек, ярдәм итәр өчен берләштек.

Радик Гафуров: Мондый клублар Мәскәүдә генә түгел Самарда, Башкортстанда, Сембердә дә бар. Ульян өлкәсендә иң зурларының берсе, аңа 600дән артык кеше керә. Без аларны берләштерергә телибез, бердәм көч булып федераль хакимиятләр алдында да үз таләпләребез һәм тәкъдимнәребезне куярга җыенабыз. Безнең беренче проектыбыз 2011 елда зур ифтар булды – Кирмән янындагы Ярминкә мәйданында биш меңләп кешене ашаттык. Аларның бер мең чамасына ризык шунда әзерләнде, калган өч меңнән артык мөселманга күчтәнәчләр төреп таратылды. Планнар зурдан, башка проектлар да бар. Без бу ассоциацияне эшлекле итәргә телибез, анда күпчелеге татарлар керер дип уйлыйм, чөнки без Идел буе татарлары кергән хәнәфи мәзһәбен таныйбыз. Аның әгъзалары бергә кәсепләрен үстерә алачак, берберсенең ширкәтләрен таныта алачак. Хәйрия генә түгел, эшлекле һәм табышлы эшләр дә каралган.

Коммерция һәм эшкуарлык кануннары Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда кырыс. Шәригатьчә эшлим диючеләр бу көндәшлеккә чыдый аламы?

Радик Гафуров: Без эшкуарларга лекцияләр укырга җыенабыз. Русия ислам университетында икътисад фәнен укыткан бик тәҗрибәле мөгаллимнәр бар. Алар белән хезмәттәшлек итәргә җыенабыз. Алар белән бергә ассоциация әгъзалары үз кәсепләрен яңадан карап чыгып киңәшләр ала алачак. Салымнар, Русия кануннары турында киңәшләшә алачак.

Илфат Әминев: Шәригать нигезендә эшләргә генә түгел, бөтен тормышны шуңа корырга кирәк. Ул кешенең күңелендә булырга тиеш. Мәскәүдә безнең максат – кәсепне әхлакый яктан дөрес итеп алып бару. Әлеге ассоциация федераль дәрәҗәдә төзелсә, без аңа керергә бик шат булыр идек. Теләгем зур, чөнки дөрес әйтелде, Русиядә дә, дөньяда да мөселманнар һәм мөселман эшкуарлары турында фикер торган саен бозыла. Без моны берләшеп яхшыртырга тиеш. Мөселманнар белән эшләү – дөрес, әхлакый яктан имин икәнен күрсәтә алсак, безнең белән һәркем эшләргә риза булыр.

Һәр мөселман үлемнән соң үзе генә җавап тотачак, барысы да үзебездән тора. Без дөрес юлда булсак, калганы Аллаһы кулында.

Радик Гафуров: Әлбәттә, барысы да Ходай кулында. Әмма бүгенге көндә Русиядә бизнес ачу, кәсеп алып баруда бернинди дә киртәләр юк. Элекке заманнарда, авыррак вакытларда татар мөселман кәсепчеләре чит илләр белән сәүдә иткән. Бабаларыбыз гарәб илләре, Пакстан, Һиндстаннарга йөргәннәр. Русиядә хәзер чикләүләр юк. Русиядә ислам банклары бүлекчәләре, хәләл инвестиция фондлары ачыла. Базар шул кадәр киң һәм буш ки, минемчә теләге булган һәр кеше биредә үз урынын таба ала.

Федераль дәрәҗәдә эшчәнлек алып бару дигәннән, ифтар ашларыннан кала тагын нинди планнар бар?

Радик Гафуров: Максатларның берсе – хәйрия булса, тагын бер максат – яшьләр белән эшләү. Иң зур проект – республика ифтары. Тагын бер проект әлегә сер булып кала, аның өчен сәясәтчеләр һәм җитәкчеләр белән сөйләшүләрне уңышлы тәмамлап килешүгә ирешергә кирәк. Тагын бер проект – "Зәм-зәм суы" – Согуд Гарәбстаннан зәм-зәм суын китертү һәм аны мохтаҗларга өләшү. Шулай ук татар хаҗие киеменә бәйге игълан итәргә җыенабыз. Моның өчен танылган кием дизайнерларын җәлеп итәргә телибез. Узган ел хаҗ вакытында без төрле илләрдән килгән хаҗиларның үзләренең милли үзенчәлекләрен дә чагылдырган киемнәрен күреп сокландык. Мисал өчен, чеченнарның киемнәре матур иде. Мөселман өммәте бердәм, әмма татарларның матур киемнәре бар, без шундый милли һәм җайлы кием булдырырга телибез.

Бу ассоциациядән нәрсә көтәсез, Илфат әфәнде?

Илфат Әминев: Алардан иң зур ярдәм – безне берләштерү булачак. Радик әфәнде белән килешәм, Русиядә сәяси яктан ялгышлыклар булса да, эш һәм бизнес ягыннан монда мөмкинлекләр чиксез. Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә теләк булган кадәр мөмкинлекләр дә күп. Шуңа күрә ассоциация бу карашларыннан кире чигенмәсә, үз максатларына ирешәчәк.

Шушы ассоциациядә татар мөселман хатын-кызларына урын бармы?

Радик Гафуров: Урын бар, алай гына да түгел, ассоциация эшенә катнашырга теләгән эшкуар хатын-кызлар бик күп. Без аның кадәр күп булыр дип уйламадык та. Бүгенге утырышка килергә теләп шалтыраткан эшкуар хатын-кызлар күп булды. Хәзер безгә аларны оештыручы мөслимә-эшкуарны табарга кирәк. Без аларны аермыйбыз, әмма хатын-кыз эшкуарларның тагын аерым сөйләшүләре, аерым очрашулары булырга мөмкин, шуңа күрә аларга ассоциация эчендә аерым берләшмә дә кирәк.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG