Accessibility links

Төньяк Кореяда илбашлыгы үлгәч “тиешенчә” кайгырмаганнарны хөкем итәләр


Төньяк Кореяда Ким Чен Ир вафатыннан соң матәм чараларында «тиешенчә» еламаган кешеләргә алты айга кадәр хезмәт лагерьларында эшләү җәзасы бирелергә мөмкин. Бу хакта Көньяк Кореяның мәгълүмат агентлыклары хәбәр итә.

Ким Чен Ир вафаты уңаеннан игълан ителгән матәм көннәре беткәнче үк Төньяк Кореяда “халык мәхкәмәләре” оештырыла башлады. Анда матәм чараларында катнашмаган һәм илдәге хакимиятнең бер нәсел кешеләренә күчеп баруын тәнкыйтьләгән кешеләр чакырылды.

Мәхкәмәләр 8 гыйнвар тәмамланды.
XS
SM
MD
LG