Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан турында яңа форматта әсәрләр сәхнәләштереләчәк


“Ирекле сәхнә” лабораториясе быел икенче тапкыр узачак. 5 мартта ачылачак бу фестивальдә “Яратам сине, Казан!” дип исемләгән темага язылган яңа форматтагы сәхнә әсәрләре куелачак.


Татарстанда яшь драматургларны барлау белән беррәттән, театрларга яңа сулыш өрә алырлык яңача фикерли алган яшь режиссерларны барлау эше дә бара. Узган елда беренче тапкыр “Выход 68” дип исемләнгән лаборатория узды, хәзер ул “Ирекле сәхнә” дип исемләнде. Монда төрле телләрдә иҗат итүчеләр катнаша ала.

Моңа кадәр яшь режиссерларга ышанмыйчарак карыйлар иде, аларга эшләргә, репетицияләр уздырырга мөмкинлекләр булмады. Ләкин хәзер яңа форматта эшләүчеләр Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында туплана башлады. Яшь иҗатчыларга экспериментлар ясар өчен мәйдан шунда булдырылды. Татарстанның театр эшлеклеләре берләшмәсе рәисе, Камал театры режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, Казанда яшь режиссерларны активлаштыруга, гомумән, аларның хәрәкәтен булдыруга көч куелачак.

“Яратам сине, Казан!” дип исемләгән темаларга хикәяләр, эссе, интервьюлар, көндәлекләр, сораштырулар һәм башкаларны туплау эшен Казан Идел буе федераль университеты башлаган. Бу идеяне “Ирекле сәхнә” лабораториясе күреп алган. Татарстанның театр эшлеклеләре берләшмәсенең матбугат җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина Казан турындагы тема нәкъ “Ирекле сәхнә” лабораториясенә туры килде дип саный. Аны бәйге итеп игълан иткәннәр.

Айгөл Дәүләтшина
Айгөл Дәүләтшина
“Беренчедән, бу драматургиягә дә яңа сулыш өрәчәк, яңа исемнәр, стандарт форматларга сыймаган, яңача фикерләүче авторлар барлыкка килер дип ышанабыз. Икенчедән, бу яшь режиссерларга да эшләргә стимул. Мавыктыргыч, уйландыра, тамашачыны кызыксындыра торган яңа әсәрләр аларга да кирәк.

Казан темасы гомумән кызыклы. Ул – заман белән бергә атлаучы, зур тизлек белән үсүче борынгы шәһәр. Монда әкиятләр, риваятьләр кырыс чынбарлык белән бергә үрелеп яши. Безгә Казан турында яңача, бүгенге заман тел белән язылган әсәрләрнең барлыкка килүе әһәмиятле. Андый әсәрләрне уку да, бигрәк тә сәхнәләштерү кызык булыр иде.

Казан туристик шәһәргә әйләнеп бара, читтән килүчеләргә шәһәребезне тәкъдим итүнең төрле ысуллары булырга тиеш дип саныйбыз. Сәхнәдән дә Казанның күпкырлы, бай мәдәниятле икәнен күрсәтеп була. Театр сәхнәсендә яшьләр моны уңышлы башкарырлар дип уйлыйм”, ди Айгөл.

Әлегә бәйгегә 40тан артык язма килгән, ләкин татар телендә язылганнары аз, нибары 6-7 генә эш. Язмаларын җибәрүчеләр арасында шагыйрьләр, драматурглар, актерлар да бар. Араларында студентлар да шактый, ләкин катнашучыларны яшь, һөнәрләре буенча чикләү юк.

“Казанны бары тик матур яктан гына күрсәтү, купшы итеп тасвирлау дигән шартлар юк. Кеше Казанны ничек күрә, тоя, шулай тасвирлый. Мәсәлән, килгән эшләр арасында Казанның негатив якларын да ачканнары да бар. Миңа калса, Казанның рухын аңлар өчен аның турында төрле фикер әйтелергә тиеш.

Кызык әсәрләр бар. Авторлар Казанда булган маҗаралы тарихлар турында яза, үз шәхси тормышларын, вакыйгаларны тасвирлаучылар да бар. Мәсәлән, бер әсәрдә Казанның гәзит редакциясендә барган хәлләр турында бәян ителә. Яисә шәһәребезнең хастаханәсендә булган вакыйгалар турында укыдык. Сөйләшүләр аерым бер бинада булса да, бу хәлләр нәкъ Казанда барганы аңлашыла. Татар һәм урыс телләрен катыштырып язылган әсәрләр бар. Казан чит ил кешеләре күзлегеннән тәкъдим ителгән язмалар да килде. Мәсәлән, башкалада купшылык белән шакшылык бергә буталган, ул Нью-Йорк шәһәре белән чагыштырыла. Бер яктан җимерек йортлар, сукбайлар булса, янында заманча төзелгән биек биналар торганын язалар.

Әсәрләрнең эчтәлегенә килгәндә, авторларның күпчелеге иске Казанны тасвирлый. Иске тарихи йортлар, урамнар турында аерым әсәр бар. Татарча язылган әсәрләр башлыча борынгы Казан турында”, диде Айгөл Дәүләтшина.

Казан, аның кешеләре, тарихы, вакыйгалары турында тасвирланган төрле жанр әсәрләрен гыйнвар азагына кадәр кабул ителәчәк. Фәрит Бикчәнтәев, Илья Славутский, Нияз Игъламов, Илгиз Зәйнидән торган экспертлар шурасы иң кызыклы һәм уңышлы язмаларны сайлап алачак. Яшь режиссерларга сәхнәләштерер өчен әсәрләр тәкъдим ителәчәк. Иң уңышлылары июнь аенда “Ирекле сәхнә” фестивалендә күрсәтеләчәк. Җиңүчеләргә акчалата премия дә каралган.
XS
SM
MD
LG