Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Иран атом программасын туктатмаячагын белдерде


Иранның атом ягулыгы идарәсе, Тәһран көнбатыш басымына карамастан үзенең атом программасын туктатмаячак, дип белдерде.

Иран 32 яшьлек галим Мостафа Әхмади-Рошанның үлеме өчен Израилне гаепләде. Натанцта уран баету заводы җитәкчесе урынбасары Әхмади-Рошан бүген Тәһранда шартлауда һәлак булды. Галим барган машинага шартлаткыч куелган булган. Тагын ике кеше яраланган.
Узган ике ел эчендә Иранда атом программасы белән эшләгән өч галим үтерелде.

АКШ һәм көнбатыш илләре Иранны атом коралы ясауда гаепли, Тәһран моны кире кага.

XS
SM
MD
LG