Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:07

Халыкара күзәтүчеләр Русия сайлавына чакыру алды


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының демократик институтлары һәм кеше хокуклары идарәсенә Русиядә март аенда үтәчәк президент сайлавын күзәтергә чакырулар килгән.

Үзәк сайлау комиссиясе сайлауга килергә теләгән халыкара күзәтүчеләрнең барысына да чакыру җибәргән, дип хәбәр ителә. Идарәнең матбугат вәкиле Йенс Эшенбахер сүзләренә караганда, күзәтүчеләрнең саны 200дән дә ким булмаячак.

Бу атнада демократик институтлар һәм кеше хокуклары идарәсе 4 декабрь көнне Дәүләт думасына узган сайлау турында хисапны бәян итәргә тиеш. Хисап белән өлешчә танышкан Үзәк сайлау комиссиясе аңа ризасызлык белдергән иде.

Халыкара күзәтүчеләр, тавышларны дөрес санамау, күзәтүчеләр эшенә комачаулау һәм сайлау урыннарында тартмаларга алдан тутырылган кәгазьләрне салу очраклары турында язды.

XS
SM
MD
LG