Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:39

Татарның яшь активистлары 2012 елны Батырша елы дип игълан итте


Яшь татар активистлары узган елгы Хәтер көнендә. Уңда Наил Нәбиуллин.

Яшь татар активистлары узган елгы Хәтер көнендә. Уңда Наил Нәбиуллин.

Татар яшьләре берлеге азатлык көрәшен пәрәвезгә күчерә, алар махсус видео мөрәҗәгатьләр ясый башлады. Соңгысы – президентлар кебек, Казан кирмәне янына басып Яңа ел белән котлау иде.


Татар каһарманы Батыршаның үлеменә 250 ел тулу уңаеннан "Азатлык" яшьләре махсус мөрәҗәгать кабул итеп халык игътибарын җәлеп итмәкче.

"Милләтебез өчен шактый күп эшләгән ул шәхесне искә алырга, аның турында хәтерне милләттәшләребезгә, алдагы буыннарга тапшырыр өчен, без "Азатлык" татар яшьләре берлеге, бөтен татар милли хәрәкәте исеменнән 2012 елны Батырша елы дип игълан итәбез. Ел буена Батыршага, азатлык өчен көрәшкән башка каһарманнарыбызга карата төрле чаралар үткәрәчәкбез, барлык эшләребезне Батырша истәлегенә башкарачакбыз", ди яшь татар активистлары.

Алар 1710 елның 24 июнендә Уфа өязе Карышбаш авылында туган, 1755-56 елларда мөселман баш күтәрүе җитәкчесе булган, публицист, мулла Батыршаны (Габдулла Галиев) яхшы беләләр икән. Татар журналистларыннан да Габдулла Галиев турында ел буе язмалар булдырырга чакыралар. Язучы-шагыйрьләрдән, композитор-җырчылардан милли каһарман хакында әсәрләр иҗат итүне сорыйлар. Бу һәм башка мәгълүматларны алар махсус сәхифәгә урнаштырганнар.

Соңгы ярты елда "Азатлык" татар яшьләре берлеге эшчәнлекләрен интернетка юнәлтте. Әлегә егетләрнең татар һәм рус телендәге видео мөрәҗәгатьләре бармак белән генә санарлык. Ләкин безгә сан түгел, язмаларның мәгънәсе мөһим, ди милли азатлык көрәше юлына баскан бер төркем татар яшьләре.

Милләтче яшьләр видео мөрәҗәгатьләр яза

“Халык белән эшләүнең күп ысуллары искерде. XXI гасыр мәгълүмат чараларының нык үскән чоры. Ләкин күбесе дәүләт кулында һәм алар милләт мәнфәгатьләрен канәгатьләндерми. Шуңа да без башка юлны сайладык. Бүген интернет аша меңләгән халыкка үз фикереңне җиткереп була һәм без дә шул ысулны кулланырга булдык”, дип башлады сүзен “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Казан бүлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге 2011 елның декабрь башында “АZATLIQ-TV" исеме астында үзләре төшергән видеоязмаларны пәрәвезгә кертү эшен башлаган.



AZATLIQ.INFO дигән сәхифәләре дә бар. Дөрес әлегә тулы көчкә эшләми, киләчәктә бөтен татар милли хәрәкәтен берләштергән виртуал урын булыр дип өметләнәләр. Наил белдергәнчә, “АZATLIQ-TV"ның планнары зурдан, хәтта ки “Яңа гасыр” телеканалына күпмедер альтернатива булмасмы, ди.

“АZATLIQ-TV” нәрсә ул?

– Пәрәвезгә видеоязмалар кертү эшен күптән уйлап йөрдек. “АZATLIQ-TV” кысаларында без төрле тапшырулар эшләячәкбез Алла теләсә. Сәяси, тарихи мөрәҗәгатьләр, элекке "Кара-каршы” стилендә тапшырулар, татар халык ашлары, татар яшьләренең ял итүе, гореф-гадәтләре, уеннары, музыкасы турында тапшырулар дисеңме.



Беренче чиратта бу илдәге мәгълүмати чолганышны юк итеп, татар милли хәрәкәте, татар халкы һәм аның бүгенге чын хәле хакында дөньяга сөйлисебез килә. Ул видеолар ярдәмендә социаль челтәрләрдә татарларга үз фикерләребезне җиткерәбез!

Әлеге эшләрне башкарырга сезнең акча бармы?

– Берлекнең финанс мөмкинлекләре юк, аңа беркем акча бирми. Кулыбызда гади видеокамера һәм энтузиазм гына бар. Видеоны кисү белән шулай ук “Азатлык” активисты шөгыльләнә. Әлеге мөрәҗәгатьләрне эшләгәндә бер тиен дә акча түкмәдек. Пәрәвезгә керткәндә генә чыгымнар булды.

Казан кирмәне янында Яңа елга багышланган мөрәҗәгать президентларның мөрәҗәгатенә охшатып язылган. Бу сездә Татарстан башлыгы булу хыялы барлыкны күрсәтә түгелме?

– Минем татар халкына ярдәм итәсем килә, аны президент булып эшләп булса, әлбәттә минем президент буласым килә! Икенче бер чын татар каһарманы президент булса, мин аңа да каршы түгел, ярдәм генә итәчәкмен. Беренче урында татар халкына ярдәм итү тора. Әгәр дә татар халкы миңа ул вазифаны ышанып тапшырса, әлбәттә мин аны эшләргә, президент булырга әзер! Беренче чиратта газиз халкымның киләчәге борчый, республика башлыгы булу икенче урында тора. Әлбәттә президент булсаң милләт өчен күп файда китерергә була. Бу вазыйфа зур мөмкинлекләр бирә.



Яңа ел мөрәҗәгатенә килгәндә, без милләтебезнең бүгенге хәленә үз карашыбызны җиткерергә һәм аларга кайбер өндәүләрне әйтергә теләдек! Татарстан президенты Миңнехановның, Русия президенты Медведевның яңа ел мөрәҗәгатьләре турыдан-туры халкыбызга кагылмый, аның хәлен күрсәтми, милләтебезнең төп проблемаларын чагылдырмый һәм күтәрми! Шуңа да ул проблемнарны үзебез күтәрергә булдык! Мөрәҗәгать аша халкыбызны уянырга, милләтнең киләчәге өчен борчыла башларга өндәдек. Ул мөрәҗәгатьтә безнең әрнүләр дә, якты киләчәккә өмет тә чагылыш тапты.

Бүгенге җитәкчеләр татар халкы өчен эшләмиме?

Наил Нәбиуллин

Наил Нәбиуллин

– Миңтимер Шәймиевтан соң килгән Рөстәм Миңнехановка карата әлегә уңай хисләр саклана. Бик кызык, сәер хәл күзәтелә. Миңнеханов хәзергә милли эшләргә кысылмый.

​2011 елгы Хәтер көне яхшы күрсәтелде, Татар иҗтимагый үзәге корылтае да тыныч үтте. Президент ачыктан-ачык татар мәктәпләрен ачып йөри, дини бәйрәмнәребездә катнаша. Әлбәттә, бу күренешләр гаҗәпләндерә.

Ләкин Татарстандагы күпчелек җитәкчеләр татарга каршы эшли. Аларны махсус татарны бетерергә куелган колониаль идарә дип атарга була. Әмма хәзергә Миңнеханов мине шатландыра, диде “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Казан бүлеге рәисе Наил Нәбиуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG