Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга виртуаль бәйсезлек өчен хәзер $185,000 җитә


12 гыйнвардан ICANN оешмасы югары дәрәҗәле доменнар теркәү өчен гаризалар кабул итә башлый. Киләсе елдан теләсә кайсы оешма дөнья пәрәвезендә .org, .com, .ru кебек үзенең зонасын булдыра алачак. Теркәлү өчен 185 мең доллар түләргә кирәк. Русиянең берничә төбәге, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстан бу форсаттан файдаланырга җыена.


ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) – интернеттагы адрес исемнәре белән идарә итүче оешма мәгълүматларына күрә, яңа доменнарга инде йөзләп гариза килгән. Hitachi, Motorola, Canon кебек дөньяның әйдәп баручы ширкәтләре үзләренең югары дәрәҗәле доменнарын булдырырга ашыга. Башка оешмалар .music, .movie, .shop, .eco кебек доменнар ачу теләге турында хәбәр иткән. Гаризалар апрель аена кадәр кабул ителә.

Беренче дәрәҗәле доменнарын дөньяның 20ләп иң зур шәһәре дә булдырырга тели. Алар арасында – Лондон, Нью-Йорк, Токио, Париж һәм Берлин. Русия шәһәрләреннән әлегә Мәскәү, Пермь һәм Сочи гына бу адымга барырга җыенуын хәбәр итте. Әйтик, Мәскәү .moscow һәм “.москва” доменнары булдырырга тели.

Домен исемнәрен теркәү белән шөгыльләнүче Ru-Center оешмасы вәкилләре хәбәр итүенчә, Русиянең тугыз төбәге аерым домен булдырырга теләк белдергән: Башкортстан, Татарстан, Төньяк Осетия республикалары, Хабаровски, Төмән, Ульян, Смоленски, Свердлау һәм Омски өлкәләре. Мөстәкыйль доменга кагылышлы иң күп сораулар Төньяк Кавказ федераль бүлгесеннән килә икән. Андагы интернет-җәмгыять вәкилләре һәм җирле хакимият яңа мөмкинлек белән бик кызыксына.

ICANN яңа доменнарны булдыру мөмкинлеген тудырганчы, интернетта мөстәкыйль зонага ия булу бәйсезлеккә тиң иде. Мәсәлән, Фәләстин мөстәкыйль домены өчен бик озак көрәште һәм, ниһаять, .ps доменына ия булды. Испаниянең Каталония төбәге дә, бәйсез дәүләт булмавына карамастан, .cat доменын теркәүгә ирешә алды.

Татар интернетының актив кулланучылары Татарстан да мөстәкыйль доменга ия булырга тиеш дигән фикерне 2000нче еллар башында ук күтәреп чыккан иде. Кайберәүләр татарның милли домены .ta булырга тиеш дигән фикердә торса, башкалар .tt дигән вариантны тәкъдим итте. Ләкин соңгысы буш түгел, ул – Тринидад һәм Тобаго дәүләтенең домены.

2005 елда “Татар интернеты” иҗтимагый оешмасы .ts һәм .tat доменнарын теркәү теләге турында белдергән иде. .ts – Татарстанның милли домены булырга тиеш диелгән булса, .tat – коммерцияле домен буласы иде. Тик ул ниятләр тормышка ашмады.

185 мең доллар түләп, .ta, .tat, .tatar, .tatarstan, .qazan яисә .kazan доменын булдыру-булдырмау турында Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында әлегә берни дә өздереп әйтмиләр.
XS
SM
MD
LG