Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгия министры: алдагы 15 ел Европа икътисады сүлпән булачак


"Европа комиссиясе Европа Берлеге илләренә тәкъдим иткән кырыс экономия чараларының файдасы булмаячак һәм Европа икътисады алдагы 15 елга сүлпәнлектә (рецессиядә) булачак," диде Бельгиянең сәнәгать министры Пол Магнет.

Социалистик партия әгъзасы булган Магнет бу сүзләрне "La Libre Belgique" исемле басмага әңгәмә вакытында әйтте.

“Икътисади кризиста булган Европа илләре катгый чаралар күрергә тиеш,” диде министр. Әмма аның фикеренчә, Европаның үзәк банкы һәм Европаның инвестиция банкы шулай ук бурычларын түли алмаган башка илләргә дә ярдәм күрсәтергә тиеш.

Декабрь аенда вәкәләтләре киңәйтелгән Европа комиссиясе дәүләт бюджеты дефициты артык зур булган илләргә санкцияләр кертү белән янады. Комиссия бу атнада Бельгиягә чыгымнарны бер миллиард еврога киметергә кушты.

Министр үзенең бу карашында тәҗрибәле икътисадчыларга таянуын белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG