Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Тимур Сөләйманов: "Студентлар лигасы "Халык фронты"нда түгел"


Тимур Сөләйманов Татарстан студентлары конгрессында чыгыш ясый, Казан, 29 ноябрь 2010

Тимур Сөләйманов Татарстан студентлары конгрессында чыгыш ясый, Казан, 29 ноябрь 2010

Татарстан студентлар лигасы җитәкчесе Тимур Сөләйманов фикеренчә, Татарстан студентлар лигасын үзләреннән сорап тормыйча гына "Халык фронты"на керткәннәр. "Без анда түгел", дип белдерә ул һәм студентларның активлыгын хуплый. Узган ел лига Татарстан студентлары алдында торган социаль проблемнарны чишү белән шөгыльләнгән.


Тимур, Татарстан студентлар лигасының узган елгы проектларыннан кайсыларын бигрәк тә уңышлы дип атар идең?

– Безнең лигага 15 ел тулды һәм без 2011 елны лиганың социаль проектлар елы дип атаган идек. Минемчә, алар әйбәт үтте. Беренчедән, без "Транспорт картасы" дигән проектны тормышка ашырдык. Безгә 15 миллион сумлык грант-субсидия бирелгән. Без 2011 елда бәйге үткәрә башладык. Алты мең студентны сайлап алып, аларга шул гранттан һәр ай саен 800 сум акча биреп торабыз. Төп максат – аларга транспорт мәсьәләсен хәл итүдә булышу.

Алар бу карта белән шәһәрдә йөриләрме?

– Әйе, әгәр студентның үз машинасы булса, ул акчаны бензинга да тота ала. Бәйгене уздырган вакытта без ике шартка туры килүне карыйбыз. Иң беренчесе – студент социаль, фәнни, иҗади яктан актив булырга тиеш. Икенче яктан, студентның социаль ягын, тормыш хәлен дә тикшерәбез. Әгәр студент актив һәм ярдәмгә мохтаҗ булса, ул бу ярдәмне ала. Безгә бу бирелгән грант кына җитми. Студентлар бик күп, Татарстанда гына да 250 меңгә якын алар. Шуларның алты меңенә генә транспорт картасы бирү – ул бик аз.

Тагын нинди кызыклы програмнарыгыз булды?

– Казанда Универсиада уңаеннан "Универсиада авылы" төзелде. Әмма анда Казан федераль университеты студентлары гына яши ала. Казанда алардан кала да төрле һәм әйбәт уку йортлары бар. Барлык студентларга да яхшы торак шартлары булдыру мөһим эшебез булып тора. Шулай ук бәйге уздырып Универсиада авылында бер катта барлык уку йортларыннан да булган студентлар өчен торырга мөмкинлек бирәбез. Алар айга 55 сум түләп "Универсиада авылы"нда тора ала. Көздән башлап исә без аерым бер бина алырга планлаштырабыз. Ул федераль университетка түгел, ә бүтән уку йортларында укыганнар өчен булачак. Аерым биналар әле дә төзелә тора. "Универсиада авылы"нда "С" кластеры ул Идел буе спорт һәм туристлык академиясенә бирелгән. Бу икенче бер проект булды.

Өченчесен алсак, ул – "Ел студенты" проекты. Быел ул аеруча матур һәм шәп узды, минемчә. Чөнки безгә кунакка Рөстәм Миңнеханов килде һәм безнең белән бергә сәгать ярым утырып, ахырында чыгып: "Бик ошады", дип әйтте. Аның сүзләренчә, ул үзен "Ел студенты" чарасында түгел, ә Канн фестивалендә кебек хис иткән. Бу "Ел студенты" "Татарстан яшьләре" ("Молодежь Татарстана") газетында елның 10 яхшы проектлары исемлегендә тора.

Аннан да кала безнең тагын бер проектыбыз бар, ул "Журналистлар мәктәбе" дип атала. Татарстанда иң әйбәт һәм иң кызыксынган журналистларны табып алар арасында бәйге үткәреп 25 кешелек такым җыйдык һәм ноябрьдән башлап алар һәр атна саен төрле мастер-класслар ала. Һәм бу мастер-класста аларга яңа бер өй эше дә бирелә. Һәр ай саен иң шәп журналистны билгеләп барабыз. Ул безнең Студентлар лигасы сәхифәсенең топ-менеджеры булып эшләп ала.

Сез лига булгач, республикадагы бөтен студентларның иҗтимагый оешмасы бит, шулаймы?

– Әйе.

Студентлар берәр авырлыклары булса сезгә мөрәҗәгать итәме? Аларның мәнфәгатьләрен сез ничек кайгыртасыз? Гади студент сезнең белән нинди бәйләнештә?

– Хәзер без һәр студент безне белсен өчен тырышабыз. Безнең мөмкинлекләр шактый, чөнки безне таныйлар, беләләр һәм безгә яхшы мөнәсәбәттә. Студентлар 200 меңнән артык булса да, безне белә торганнар, әлбәттә, азрак. Безнең принцип - без һәр студентка да ачык. 2011 елда без һәр ай саен төрле уку йортларына кереп зур очрашулар үткәрдек һәм алар белән әңгәмәләр кордык. Студентлар саны артты һәм безнең офиска күбрәк кеше килә башлады.

Икенче яктан, безнең сәхифәдә кабул итү бүлеге бар. Һәркем аноним йә ачык рәвештә үзендә булган проблемны безгә җиткерә ала. Хәзергә интернет аша түгел, ә офиска килеп сораулар бирәләр. Транспортта йөрү төп сорауларның берсе иде. Икенче сорау ул – яшәү урыны. Төрлесе була. Хәтта чит ил студентларына да тулай торакта яшәргә урын табу бик авыр.

Өченчедән, федераль университетта булган үзгәрешләр белән сораулар шактый күп булды. Алга таба да нәрсә буласы да төгәл үк ачык түгел. "Без хәзер федераль университетта финанс институты, педуниверситет, киләчәктә нәрсә була, нинди диплом алабыз?" дигән сорауларны бирделәр. Студентларның бер үк көнне төрле биналарда укуы да авырлыклар тудырган иде. Без әлеге проблемнарны федераль университет ректорына аңлаттык. Ноябрь ахырында булды ул очрашу. Анда студентлар, ректор һәм проректорлар гына катнашты. Алдан ук укытучыларны һәм деканнарны чакырмагыз дигән шарт куйган идек. Дүрт сәгать дәвамында соравы булган һәр студент аларны ректорга бирде.

Ул күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителдеме?

– Иң авыр мәсьәләләр хәзерге вакытта чишелә. Мондый очрашулар һәр ярты ел саен булып торачак дип килештек. Мондый очрашуларны федераль университетта гына түгел, ә башка уку йортларында да уздырырбыз дип уйлыйм.

Соңгы вакытта Русиядәге сәяси хәлләр студентларның да бик активлашуын күрсәтә. Студентларның урамнарга чыгып думага сайлау нәтиҗәләре дөрес түгел дип әйтүләренә сезнең лига үз фикерен белдердеме?

– Митинглар узу начар түгел. Әйтер сүзең бар икән, син аны әйтергә тиешсең. Әгәр син ризалашмыйсың икән, аны белдерү кирәк. Әмма әйтүнең дә төрле рәвеше бар. Әгәр кануни яктан митинг дөрес оештырылган икән, минемчә, ул начар түгел. Икенчедән, бер урынга җыелган кешеләр үз фикерләрен белдерә, әмма без һәрвакытта ул каршылык чарасының артында кем торганлыгын уйларга тиешбез. Менә шушы ике шартны алган вакытта – кануни булганда һәм аның артында торучыларны аңлап хуплаган очракта, минемчә, ул начар түгел. Хәзер була торган митингларның да төрлесе бар. Кайберәүләр үз фикерләрен аңлатыр өчен урамнарга чыга, ә кайберәүләр ниндидер фирка канаты астындагы митинглар уздыра.

Казанда 10 декабрьдә рәсми булмаган митингта студентларны көч белән тоткарладылар, аннан соң 24 декабрьдәгесенә чыгарга рөхсәт бирмәгәннәр дигән хәбәрләр булды. Укудан куу һәм стипендиясез калдыру белән дә куркытканнар. Сез болар хакында хәбәрдармы?

– Төрле уку йортларында укучылар белән сөйләшкән вакытта шундый мәгълүмат булу турында минем ишеткәнем бар, әмма аерым бер студент килеп менә шул кеше болай кушты дип, әйткәне булмады. Мондый хәбәрләр безнең лига өчен бик мөһим. Әгәр сезгә әйткәннәр икән, килегез, безгә әйтегез без укытучылар һәм проректорлар белән күрешеп бу мәсьәләне тикшерер идек. Күп очракта мондый мәгълүматлар дәлилсез була. Әгәр булып та бөтен кеше шыпырт кына аның турында сөйләшсә, бу очракта да бернәрсә дә эшләп булмаячак.

Тимур, лиганың лидеры буларак, синең фикерең ничек, думага сайлау вакытында хәрәмләшүләр булды дип уйлыйсыңмы, әллә бу ниндидер фиркаләрнең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуымы?

- Мин үзем сайлауга бардым, әмма үз күзләрем белән хәрәмләшүләрне күрмәдем. Интернетта хәрәмләшүләр турында бик күп видео урнаштырылды. Минемчә, үзең күрмәсәң, хәрәмләшүләр булу-булмау турында әйтү авыр. Кешеләрдән ишетеп, видеодан карап бу хәлләргә ышану-ышанмау үзеңнән тора. Кайберәүләрнең аргументлары бик көчле иде. Минемчә, бөтен ил күргән хәл ул – "Вести-24" каналында төрле фиркаләргә кешеләрнең ничек тавыш бирүе турында процентларны күрсәткән иделәр. Әгәр аларны бергә кушып карасаң, ул 100%-тан арта иде. Шуны күрү миңа бик көчле тәэсир итте. Әгәр алдашулар турында бик күп кеше сөйли икән - димәк, нәрсәдер бар.

Мәскәүдә 130 меңләп кешенең Сахаров урамына чыгуын ничек бәялисең? Анда да студентлар бик күп иде.

– Димәк, кешеләр үз көчләренә ышана башлады. Бу дөньяда нәрсәдер үзгәртеп буладыр дигән сүз ул. Минемчә ул начар түгел.

Сезнең лига Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның "Халык фронты"ндамы?

– Интернетта булган барлык чыганакларда без әлеге "Халык фронты"нда, әмма мин аның ничек алай килеп чыкканын белмим. Дөресен әйтсәк, без "Халык фронты"нда түгел. "Халык фронты"на безне ничек язып куйганнарын әйтә алмыйм. Студентлар лигасы министрлыклар белән тыгыз элемтәдә булгач, безне автомат рәвештә анда керергә тиеш дип уйлаганнардыр.

Әмма аңа сез кермәдегез?

– Без кермәдек.

Сез үзегезнең дөреслегегезне, анда кермәвегезне дәлилләргә җыенасызмы, әллә ул исемлектә булуыгыз белән ризалашасызмы?

– Миңа шушы "Халык фронты"ннан бик еш хатлар килә. Мин өч-дүрт мәртәбә аларга үзебезнең бу фронтта булмавыбызны әйтеп яздым. Әмма җавап килмәде. Без язсагыз язарсыз, әмма барыбер анда катнашмыйбыз дигән фикердә калдык. Студентлар лигасы ул 30 кешелек президиум мәнфәгатьләре өчен генә көрәшми. Ул 250 мең студент мәнфәгатен яклый. Безнең президиумда 30-дан артык кеше. Без "Халык фронты"на керү, кермәү өчен тавыш бирдек һәм кермәскә дигән карар кабул иттек. Минемчә, әгәр кергән булсак, күп студентлар безне аңламас иде. Барыбер бу фронтта әлеге фиркане яклаучылар гына.

Яңа ел алдыннан гына хисапларына 30 мең сумлап акча килеп төшү Казан федераль университеты студентларын бик нык гаҗәпләндергән. Бу турыда хәбәрдармы сез? Нинди акчалар бу?

– 15 декабрь көнне Татарстан премьер-министры Илдар Халиков һәм Федераль университет ректоры Илшат Гафуров белән зур очрашу булган иде. Анда ректор барлык студентларга Яңа ел бүләге дип әйтимме, Русия башлыгыннан федераль университетларга шундый субсидия килде, ноябрь һәм декабрь ае өчен кайбер студентлар 30 меңгә якын стипендия алачаклар, дип әйтте. Мин бу хәлгә ничек карыйм – әгәр ел саен бәйге аша шундый грант булса ул бик әйбәт әйбер. Шул ике айлык акчаны ел буена бүлеп стипендияне яшәү минимумына кадәр арттырсалар, тагын да әйбәтрәк булыр иде.

Русия хакимияте, бәлки, соңгы халык күтәрелешләре вакытында студентлар актив чыкканга, аларны шундый зур акчалар белән сатып алырга теләгәндер?

– Минемчә, студентларны сатып алу реаль түгел ул. Студентлар алар бик ансат кешеләр, хәзер бигрәк тә, чөнки башка илләрдәге студентлар интернетта үз мәнфәгатьләрен ничек хәл итә, бу аларга (Русия студентларына - Н.А) үрнәк булып тора. Алар шулай ук актив булырга тиеш. Мин студентларның бик актив булуына бик шат. Әмма барсын да баш белән эшләргә кирәк. Хискә генә бирелергә ярамый. Әгәр син үз хокукларың өчен көрәшергә телисең икән – кануни, заманча юлы да бар. Студентлар лигасы нәкъ шундый юлны тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG