Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман эшмәкәрләре федераль ифтарга әзерләнә


Утырыш Коръән уку белән башланды. Оешма вәкилләре.
Утырыш Коръән уку белән башланды. Оешма вәкилләре.

11 гыйнварда Татарстан Диния нәзарәтендә мөселман эшмәкәрләре берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы үтте. Анда 60ка якын мөселман эшкуары катнашты. Чарада оешманың төп максатлары, киләчәккә планнары тикшерелде. Бу планнар арасында быел Казанда федераль дәрәҗәдә ифтар мәҗлесен оештыру һәм анда Русия президентын да чакыру күздә тотыла.


2011 елда оешып, шул ук елны үз эшчәнлеген башлап җибәргән мөселман эшкуарлары ассоциациясе әлегә рәсми оешма буларак теркәлмәгән. Әмма бу өлкәдә эш бара. Алга таба безнең барлык гамәлләребез дә кануни кысаларда барачак, дип белдерде аның вәкилләре.

“Быел Казанда федераль ифтар оештыру планлаштырыла”

Оешма үзенең уңышлы гамәлләренең берсе итеп узган ел Казанда ифтар мәҗлесен яхшы гына оештырып чыга алуын күрсәтә. Әкрен генә без аякка басып киләбез. Алга таба үз эшчәнлегебезне Казан белән генә чикләп калмыйча, Русиянең башка төбәкләренә җәелүне дә планлаштырабыз, дип белдерде мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Радик Гафуров.

Радик Гафуров
Радик Гафуров
Русия күләмендә эшчәнлек алып бару дигәннән, ассоциация җитәкчесе урынбасары Гамир Гыйбадуллин сүзләренчә, быел Казанда узган ел булганы кебек, Рамазан аенда зур ифтар мәҗлесе оештыру күздә тотыла. Әмма быелгы ифтарны республика күләмендә генә түгел, федераль масштабта оештыру да планлаштырыла. Анда башка төбәкләрнең җитәкчеләрен һәм шул исәптән Русия президентын яисә премьер-министрын да чакырырга уйлыйбыз, ди ул.

Русия президенты ифтар мәҗлесенә килерме?

Узган елгы республика ифтары Аллага шөкер бик күңелле үтте. Хәзер инде без аны даими рәвештә үткәрергә уйлыйбыз. Һәм безнең ниятебез моннан ары бу ифтарны Русия кысасында һәр ел берәр шәһәрне сайлап, татарларның бик күркәм Сабантуй бәйрәме шикелле бер төбәкнең бер шәһәрендә федераль ифтар итеп үткәрергә телибез. Анда барлык төбәкләрнең җитәкчеләрен, президентларын, губернаторларын чакырырга уйлыйбыз. Һәм әлбәттә, Русиянең үзәк җитәкчелеген – президентны да, премьер-министрны да чакырырга телибез. Чөнки ифтар мәҗлесе ул бары тик Татарстанга гына хас түгел, ул Русиядәге барлык мөселманнарга да кагыла. Русиядә 20 миллионга якын мөселман яши. Бу кадәр халык – Русия җәмгыятенең зур өлешен тәшкил итеп тора. Шуңа күрә дә Русия җитәкчелеге бу фикер белән кызыксынырга тиеш, ди ул.

Гамир Гыйбадуллин
Гамир Гыйбадуллин
Гыйбадуллин федераль ифтарның быелгысы кайда үтәр икән дигән сорауны, быелгы федераль ифтар Татарстан башкаласында үтүен теләр идек, дип җаваплады.

Аның сүзләренчә, узган елгы республика ифтарын оештырудан алган тәҗрибә, быелгы федераль ифтар мәҗлесен оештыруга да зур файда бирәчәк.

​Әлбәттә, бу әлегә бер идея формасында гына. Аны яхшылап уйларга кирәк. Быелгысы Казанда үтсә, алга таба Мәскәүдә дә, Питербурда да мондый ифтарлар оештырырга булыр иде. Ифтарлар җәмгыять өчен дип оештырыла бит. Мөселманнар исә Русиягә зур йогынты ясыйлар һәм бу йогынты, әлбәттә, күздә тотылырга тиеш, дип белдерде ассоциация җитәкчесе урынбасары һәм Диния назәрәте вәкиле Гамир Гыйбадуллин.

“Максатыбыз – ислам икътисады инфраструктурасын төзү”

Шуны да әйтергә кирәк, мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең эшчәнлеге ифтарлар оештыру белән генә чикләнеп калмаячак. Мөселман эшмәкәрләре өчен бик күп тармакта мөмкинлекләр ташып тора. Идеяләрне тормышка ашырырга гына кирәк. Нәкъ менә шушы идеяләрне тормышка ашыру өчен ассоциация түбәсе астына берләшү зарур, дип белдерә алар.

Безнең максатыбыз - мөселман эшкуарларын бер оешмага җыеп гадел көндәшлек булдыру, төрле өлкәләрдә бер-беребезгә ярдәм итү. Төп максатыбыз – ислам икътисады инфраструктурасын төзү, дип белдерә оешма вәкилләре.

Без мөселман эшкуарлары буларак эшебезне шәригать кагыйдәләре кушканча гадел рәвештә алып барырга телибез. Әмма дәүләт органнарында булганы кебек вертикаль хакимият булдырып үз идеологиябезне көчләп тагу безнең оешманың теләге түгел, дип бәян итте оешма җитәкчесе Радик Гафуров. Безне башка эшкуарлык берләшмәләреннән нәкъ менә шушы үзенчәлекләребез аерып торачак, дип тә өстәде ул.

Ассоциациянең киңәйтелгән беренче утырышына алты дистәләп эшкуар катнашты. Килүчеләрнең һәрберсенә анкеталар таратылды. Алардан үз идеяләрен, киңәш-тәкъдимнәрен әлеге анкеталар аша электрон почтага язып җибәрүләре соралды. Оешмага әгъза булырга теләүчеләр саны хәзердән үк 200 ләр белән исәпләнә. Алар арасына Татарстан мөселман эшмәкәрләре белән беррәттән, Мәскәү, Самар, Сарытау, Чуашстан, Ульян һәм башка татарлар күпләп яшәгән Русия төбәкләрендәге мөселман эшмәкәрләре керә. Ассоциациягә керүчеләр әлегә берничә йөз белән исәпләнсә, алга таба бу сан берничә меңнән артып китәр дип уйланыла.

Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең беренче корылтае быелның җәендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG